Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарага Чыңгыз Айтматовның улы Айтматов Әскәр җитәкчелегендә Кыргызстаннан делегация килде

Кунакларның максаты - Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышланган кино төшерү

Бүген Кукмарага Чыңгыз Айтматовның улы Айтматов Әскәр җитәкчелегендә Кыргызстаннан делегация килде. Аның составында Кыргыз Республикасының халык артисты, кинорежиссер Бакыт Карагулов, "Татаркино" дәүләт мәдәният учреждениесе директор урынбасары Зөфәр Дәүләтшин, "Кыргызфильм" кинокомпаниясенең генераль директоры Айбек Жангазиев бар иде.

Кунакларның максаты - Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышланган кино төшерү. Килгән кунаклар Туган якны өйрәнү музеенда, Кукмара гимназиясе музеенда һәм Мәчкәрә авылында булдылар.

Делегацияне район башлыгы Сергей Димитриев һәм аның урынбасары Равия Каримуллина озатып йөрде.

-Чыңгыз Айтматовның нәселе Кукмара төбәге белән бәйле булу безнең өчен зур горурлык, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, кунакларны каршы алып. - Шәһәребездә бер мәктәп Чыңгыз Айтматов исемен йөртә. Быел гимназия территориясенә әлеге шәхес истәлегенә бюст куярга планлаштырабыз. Декабрь аенда язучының туксан яше уңаеннан зур чара да үткәреләчәк.

Режиссер Бакыт Карагулов сүзләренә караганда, фильм "Мир Айтматова. Мир без Айтматова" дип атала һәм кадрлар бөтен ил буенча төшереләчәк.

Эльвира МӨБАРӘКШИНА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев