Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарада Ятмас-Дусай-Шепшеңәр юлы ачылды

Юл озынлыгы 2,87 чакрымны тәшкил итте

Бүген Шепшеңәр авылында зур, күптән көтеп алынган вакыйга булды – “Автомобиль юлларын реконструкцияләү федераль-максатчан программасы” буенча төзелгән 2,87 чакрым юл куллануга тапшырылды. Шепшеңәрлеләрнең шатлыкларын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев, “Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонтлау участогы начальнигы Илшат Вилданов һәм башкалар килгән иде.

Бу якларда соңгы тапкыр юл хезмәте турында язма әзерләгән чакта - июль аенда булырга туры килде. Ул вакытта биредә эшнең иң кызу чагы иде: трактор-машиналар тыз-быз йөреп тора, ә әйләнә-тирә туп төшкән урынны хәтерләтә. Бүгенге күренеш белән чагыштырсаң, җир белән күк аермасы.

- Моннан дүрт ел элек мин бу якларга килгәч, юлларның нинди аяныч хәлдә булуын күреп шаккаткан идем. Ә бүген сездә чын мәгънәсендә бәйрәм, ниһаять, юллы булдыгыз, - диде район башлыгы тантаналы чарада. – Билгеле, бу зур күләмле эш, ул тормышка ашырылганчы төрле каршылыкларны җиңәргә туры килде. Әмма аның азагы хәерле булсын. Авыл гөрләп торсын.

Әлбәттә, җирлек үссен, “чәчәк атсын” дисәң, аның юлларын карарга, кешеләргә яшәү өчен уңай шартлар тудырырга кирәк.

-Ятмас-Дусай-Шепшеңәр юлы быелгы иң зур объектларның берсе булды, - диде Илшат Вильданов. – Юл, күпер төзелеше барысы бергә 93 миллион сумга төште. Авыл эчендә эш барышында ут баганаларын, газ торбаларын алыштырырга туры килде. Барлык башлангычларда да авыл халкы безгә теләктәшлек күрсәтте, ярдәм итте.

фото: Эльвира Миннәхмәтова, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk