Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарада тынлы уен кораллары оркестрларының төбәкара фестиваль-конкурсы булды

Конкурс ТАССРның 100 еллыгына һәм Кукмара тынлы оркестрының 25 еллыгына багышланган иде

Район Мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына һәм Кукмара балалар тынлы оркестрының 25 еллыгына багышланган “Кукмараның бакыр авазлары” дигән IV төбәкара фестиваль-конкурсы булды. Әлеге чарага республиканың төрле районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән дә ансамбльләр килгән иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты. 
-Без үзебезнең тынлы оркестрыбыз булу белән бик бай, алар районда үткәрелә торган барлык тантаналы чараларда да катнашалар, - дип сәламләде район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина фестивальдә катнашучыларны. 
Әлеге фестиваль дүртенче тапкыр үткәрелә, шул вакыт аралыгында аны безнең республика гына түгел, күрше төбәкләрдәге иҗат коллективлары да яратып өлгерде. Кукмарада тынлы оркестр тавышы беренче тапкыр сугышка хәтлек үк яңгырый. Әмма Бөек Ватан сугышы башлангач, ансамбльнең 24 кешесен фронтка алалар. Кызганычка каршы, шуның өчесе генә исән-сау әйләнеп кайта. 1950 елдан Николай Пляшенков тынлы оркестрның яңа составын җитәкли. Ә 1993 елда Кукмара сәнгать мәктәбенә яшь белгеч, тынлы уен кораллары укытучысы Марат Хәсәнов килә. Аның кул астында оркестр үсеп, кешеләр саны утызга кадәр җитә. Балалар тынлы оркестры бүгенге көндә дә актив иҗади эшчәнлек алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X