Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарада әти-әниләр бердәм республика имтиханы тапшырдылар

Акциядә катнашучылар туган телдән (татар теле) белемнәрен сынап карадылар

Бүген Кукмара районы Манзарас урта мәктәбе базасында “Ата-аналарның бердәм республика имтиханы (БРИ) тапшыру көне” республика акциясе узды. Чараның төп максаты - ата-аналарны туган телдән (татар теленнән) төп дәүләт имтиханының барышы, бланкларны тутыру тәртибе, сорауларның куелышы белән якыннан таныштыру. Экзаменда барлыгы унсигезгә якын кеше катнашты.
Татар теле буенча “Ата-аналар белән бергә бердәм БРИ тапшыру көне” республика акциясе өч дәрәҗәдә уздырыла. Имтихан татар милләтеннән булмаганнар, татар телен куллану база дәрәҗәсендә һәм татар телен камил белүчеләргә бүленеп тапшырылачак.
- Парта артына утырганчы әти-әниләр теркәлү уздылар һәм аларны металл эзләгеч белән тикшерү үткәрделәр. Бланк тутырып, инструктаж үткәннән соң гына, әти-әниләргә тест эшләргә мөмкин. Экзамен сорауларын башкару өчен 210 минут вакыт бирелгән, - дип хәбәр итте Кукмара районының Бердәм дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координаторы Ирина Иванова.
Акциядә катнашучы Диләрә Ганиеваның ике кызы да чыгарылыш сыйныф укучылары икән: Наилә Манзарас урта мәктәбендә белем ала, ул - төп дәүләт имтиханы, ә Әдилә 4 урта мәктәпне тәмамлап, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак. “Әлеге акция турында ишеткәч, мин бик теләп катнашырга риза булдым, чөнки тест биремнәрен эшләп, үземне сынап карыйсым килде”, - диде ул.
Имтихан тапшыручылар арасында район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевлар да бар иде.
-Мин татар телен бик хөрмәт итәм, үзем дә унбер ел Балтач районының милли мәктәбендә белем алдым, - диде Рамил Нургалиев.
Хәзер өлкәннәрнең бурычы – мондый имтиханнар вакытында балаларына рухи яктан ярдәм итү.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk