Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарада район башлыгы актив пенсионерлар белән очрашты

Сергей Димитриев очрашуга җыелган өлкәннәрне районның бүгенге социаль-икътисадый торышы һәм киләчәккә үсеше планнары белән таныштырды.

Бүген Иҗат академиясе бинасында район башлыгы Сергей Димитриевның ветераннар советы рәисләре һәм активистлары белән очрашуы булды. Очрашуга җыелган өлкәннәрне ул районның бүгенге социаль-икътисадый торышы  һәм киләчәккә үсеше планнары белән таныштырды.

Сергей Димитриев   ветераннарга район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. “Без эшебездә сезгә таянабыз, сезнең фикергә колак салабыз”, - диде ул. Актив пенсионерларга Мактау грамоталары тапшырды.

Шулай ук район ветераннар советы рәисе Валентин Ивановның, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликовның, Зур Сәрдек авыл җирлеге ветераннар советы рәисенең Шамил Шакировның чыгышлары тыңланды.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk