Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарада прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр оешмалары тикшерүгә чыкты

Алар “Универмаг” һәм “Детский мир” кибетләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров, Балтач һәм Кукмара районары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Нурфат Яппаровлар “Универмаг” һәм “Детский мир” кибетләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында биналардагы өстәмә чыгу юллары, гадәттән тыш хәлләр була калса, аларның ачык, кешеләргә чыгу өчен уңайлылыгы, янын сүндерү җайланмаларының булуы, аларның куллану сроклары, бина янгын һәм коткару сигнализацияләренә тоташтырылганмы - барысы да исәпкә алынды. Тикшерү барышында төтен җибәреп, аларның төзеклегендә карадылар. Биредә эшләүчеләр янгын куркынычы туган очракта нинди чаралар башкарырга кирәклеге турында да мәгълүмат алып, янгын сүндергеч белән эш итү тәртибенә өйрәнделәр.
-Мондый тикшерүләр тиеш булган өчен генә түгел, ә иң мөһиме – кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып эшләнә, - диде район прокуроры Ришат Шакиров. –Шуңа күрә кибет хуҗаларына күпләп халык җыела торган сату залларында өйрәнүләрне ешрак үткәрергә кирәк, дип уйлыйм. Һәркем гадәттән тыш хәлләр туган вакытта нишләргә кирәклеген белергә, әзер булырга тиеш.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk