Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй оештырылды

Сабантуй кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар белән үрелеп барды

“Шәфкать” тернәкләнү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды.
Районыбызда балигъ булмаган 253 инвалид бала исәпләнә. Балаларны һәм кунакларны районның имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, үзәк директоры Роза Фазлыева һәм башкалар сәламләде.

Сабантуй кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар белән үрелеп барды. Балалар шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, спорт һәм халык уеннарында актив катнаштылар. Аларны баллы һәм камыр ризыклары белән сыйладылар.

Ләйсән Николаева Тимур һәм Максим исемле уллары белән Киндеркүл авылыннан килгән.
- Балалар ел саен Сабантуйны зарыгып көтеп алалар, алдан ук әзерләнәләр, шигырь һәм җырлар ятлыйлар, бәйрәмдә актив катнашалар. Тернәкләнү үзәгенә бик теләп йөриләр, тәрбиячеләрне дә бик яраталар, - дип сөйләде Ләйсән Николаева.

фото: Эльвира Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk