Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарада чик буе сакчыларына һәйкәл куйдылар

Үзәк мәчет янында булачак Хәтер Паркы территориясендә яңа арт-объект куелды.

Бүген, 28 майда, чик буе гаскәрләренең 100 еллык юбилее билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата уңаеннан Кукмарада “Барлык буын чик сакчыларына” дигән язулы һәйкәл барлыкка килде. Яңа арт-объект Үзәк мәчет янында булачак Хәтер Паркы территориясендә куелды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Нократ Аланы, Балтач, Малмыж һәм районыбызның ветеран чик сакчылары катнашты. Район башлыгы үзенең тәбрикләү чыгышында барчасына илебезнең чикләрен саклауда хезмәт куйганнары өчен рәхмәт белдерде.

-Без бүген булачак Хәтер Паркының беренче нигез ташын салдык, әлеге парк безне озак еллар буе сөендереп торсын. Сентябрь аенда бу паркны сугыш ветераннары өчен үзгәртеп кору буенча зур эшләр башлау планлаштырыла, - диде ул һәм чик буе сакчыларына бәхет, саулык һәм аяз күк йөзе теләде. Һәйкәл кую Кукмара районының чик буе гаскәрләре ветераннары нияте белән эшләнде. Проектын район эчке эшләр бүлеге ветераннары вәкиле Дамир Миннемуллин башкарды. “Чик буе сакчыларына һәйкәл – киләчәктә илне сакларга барачак яшь буын өчен үрнәк”, - дип билгеләп үтте район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев.

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk