Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарада балалар командалары арасында хоккей буенча төбәкара ярышларның ябылу тантанасы булды

Алабуганың “Серебряные волки”, Чистайның “Торнадо”, Кукмараның “Ягуар”, Лениногорск шәһәренең “Нефтяник”командалары катнашында барган турнирга бүген нокта куелды.

Кукмараның “Олимп” боз сараенда ике көн дәвамында балалар командалары арасында хоккей буенча өченче төбәкара ярышлар үтте. Турнир “Добрый лед” программасы кысаларында, Татарстанның хоккей Федерациясе, Елена һәм Геннадий Тимченколарның иганәчелек фонды ярдәме белән үткәрелде. Ярышларның ябылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Елена һәм Геннадий Тимченколарның иганәчелек фонды генераль директоры урынбасары Игорь Барадачев, шайбалы хоккей буенча спорт тикшеренүләре Академиясе директоры Елена Хомко, Татарстан Республикасының хоккей буенча Федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев, аның урынбасары Сергей Закамскийлар катнашты.

- Безнең районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Спортчыларыбыз Татарстанда гына түгел, аннан читтә үтә торган ярышларда да яхшы күрсәткечләр яулыйлар. “Олимп” боз сарае мәйданчыгы бик күпләрне хоккейга тартты, шулай ук авылларда да хоккей тартмалары эшли. Кыскасы, спортның хокккей тармагын үстерүгә без зур игътибар бирәбез, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, ярышта катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп.

Ярыш нәтиҗәләре буенча республикабыздан ярымфиналга путевканы Чистайның “Торнадо” командасы отты. 2 урында – “Ягуар” (Кукмара), 3 урында – “Нефтяник” (Лениногорск), 4 урында “Серебряные волки” (Алабуга) командалары калды.

Иң яхшы капкачы - Егор Красноперов (“Торнадо” командасы, Чистай)

Иң яхшы сакчы – Айзилә Кадыйрова (“Ягуар”, Кукмара)

Иң яхшы һөҗүмче – Денис Полянцев (“Серебряные волки”, Алабуга)

Тамашачылар мәхәббәте бүләге - Евгений Медведев (“Нефтяник”, Лениногорск).

Исегезгә төшерәбез, Кубок өчен 16 төбәктән 72 команда көч сынашачак.

автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk