Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы кышкы сезонга әзер

Участок 375 чакрым юлга хезмәт күрсәтә

Бүген “Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогынада техникаларның кышкы сезонга әзерлеге буенча парад үткәрелде. Участок коллективы белән очрашуга район Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин, аның инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин, район ЮХИДИ начальнигы Фирүс Фәхретдиновлар килгән иде. 

-Мондый техникаларыбыз булганда кыш куркытмас, юлларыбыз һәрвакыт чиста, каралган булыр, - диде Азат Гарифуллин, юлчыларны сәламләп. - Районда сезнең тырыш хезмәтегезне бәяләп бетергесез, чөнки сез юлларда йөрергә уңайлы шартлар тудырасыз, кешеләрнең иминлеген тәэмин итәсез. Быел районда сезнең оешма 300 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарды. Безнең һәрберебезнең тормышы юллар белән тыгыз бәйләнгән. Юлларга чыгып киткән машиналарга һәрвакыт исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Бик зур рәхмәт сезгә, хезмәтегездә уңышлар телим. 

Әйе, “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогының башкарган эш күләмен бәяләп бетергесез: җәй көне алар юллар төзи, ремонтлый, юл билгеләре урнаштыра, юл кырыйларын чүп үләннәрдән, кышын исә кардан чистарталар, комлы тоз катнашмасы сибәләр... 

-Без райондагы 375 чакрым юлга хезмәт күрсәтәбез, - диде участок начальнигы Илшат Вильданов. – Бүгенге көндә техникалар кышкы сезонга тулысынча әзер. Моның өчен сигез КамАЗ машинасы, өч автогредерыбыз бар, өч погрузчик комлы тоз катнашмасын төяү, күперләрне карап тору, ә дүрт МТЗ тракторы тукталыш повильоннарын, зур юл чатларын чистарту өчен билгеләнгән. Карлы, бозлы вакытларда юлларга сибәргә дип 8 мең тонна комлы тоз катнашмасы да хәзерләнде. Берничә ел элек бу сан бары тик ике мең тоннаны тәшкил итә иде һәм борылышларда, таулы урыннарда гына кулланылды. Шулай ук машина арбасына менеп, катнашманы көрәк белән сибеп йөргән чаклар да бар иде. Хәзер исә бөтен юллар да карала. 

Тик шулай да кыш ул җәй кебек була алмый, аны ничек бар шулай, ягъни карлы-буранлы итеп кабул итәргә кирәк, дип билгеләп үтте җитәкче. 

Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда районда барлыгы 19 мең машина теркәлгән. Әле алай гына түгел район аша үтеп-китеп йөрүчеләр дә шактый. Шуңа күрә юлларның төзеклеге, чисталыгы ул – кешеләрнең иминлеге, сәламәтлеге икәнен дә онытмаска кирәк.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk