Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмара районының Кече Чура авылында “Питрау” бәйрәме гөрләде

Өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп күңел ачты: төрле конкурсларда, уеннарда катнашты, татар эстрадасының танылган “Казан егетләре” төркеме башкаруында концерт программасы карый алды.

Кичә Кече Чура авылында керәшеннәрнең иң зур бәйрәмнәренең берсе “Питрау” булды, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы. Ул милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә бик күп кеше җыелды. Өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп күңел ачты: төрле конкурсларда, уеннарда катнашты, татар эстрадасының танылган “Казан егетләре” төркеме башкаруында концерт программасы карый алды.
-Безгә монда бик ошый. “Питрау”га ел саен килергә тырышабыз, - диде бәйрәмгә Кукмарадан килгән кунак. – Иң мөһиме – бу бәйрәм төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Биредә татар, рус, удмурт, мари халкын да очратырга була. Әлеге бәйрәм безнең дус, тату районнны чагылдыра дип әйтергә дә мөмкин.

 

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk