Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмара районыннан Камил Хәмзин бәрәңге алмасы орлыгыннан икенче икмәк үстерә

Бүгенге көндә аның бакчасында уникеләп төрдә яңа бәрәңге үсә

Бу арада телдән бәрәңге темасы төшми. Кем икенче икмәкне җыеп алган, кем юк, уңышы ничек, эреме, вакмы... Соңгы елларда бәрәңге җир астында ук йомшарды, череде, әллә ни югары уңыш алып булмады. Ә быел бер хуҗалыкта да бәрәңге начар үсмәгәндер. Әнә интернет челтәрендә дә йомры, эре бәрәңгеләр төшерелгән матур фотосурәтләр күп урын алган. Әйе, бу арада сүздә генә түгел, табын түрендә дә - бәрәңге. Ярмаланып пешкән, парлары чыгып торган бәрәңгегә җитәме соң! 

Сөйләве җиңел, ашаганда тәмле булса да, әлеге яшелчәне үстерү - бик авыр хезмәт: туфрагын эшкәртәсе, утыртасы, чүбен утыйсы, төбен өясе, корткычлардан саклыйсы... Ә Түбән Шәмәрдән авылыннан Камил абый Хәмзин исә бәрәңге үстерүнең чын тәмен белә. Ул 1996 елдан бирле бәрәңге алмасыннан икенче икмәк үстерү белән шөгыльләнә. “Без – сугыштан соңгы елларда үскән балалар, ачлык-ялангачлыкны күп күрдек, шуңа күрә минем үземнән соңгы буыннарга мул уңыш бирә торган, тәмле бәрәңге калдырасым килә. Әлеге хезмәткә яшьләр дә тартылсыннар, аны үстерү серләренә төшенсеннәр иде, - ди ул. -  Бәрәңгенең барысы да бертөрле түгел, араларында пыяла кебекләре, әчеләре дә була. Ә бәрәңге алмасы орлыгыннан үстергәндә гаҗәеп төрле бәрәңгеләр барлыкка килә. Алар көчле сабаклы булалар, чирләргә бирешмиләр, мул уңыш бирәләр”. 

Камил абый егерме бер ел авыл җирлеге башлыгы, аннан соң “Мелиорация”дә белгеч, хуҗалыкта ревкомиссия рәисе кебек хезмәтләрне башкарган. Ә лаеклы ялга чыкканнан соң, бар күңелен бакчачылыкка багышлаган. Бүгенге көндә аның бакчасында уникеләп төрдә яңа бәрәңге үсә.

- Орлыктан бәрәңге үстерүнең чишмә башы күршебездә яшәгән Гатифә апаларга барып тоташа. Алар Төмән якларыннан кызыл гәүдәле, бик тәмле “Әмирхан” дигән бәрәңге алып кайтып утырттылар. Бервакыт аларның бакчасы яныннан кайтып киләм, Гатифә апа сабак ура, ә анда буразна тулы бәрәңге алмалары коелган. Мин, алмаларны сорап алып, икенче елны үзебезгә утыртып карарга булдым. Шуннан дүрт төрле сары бәрәңге чыкты, тик берсе генә күңелгә ятышлы иде. Арасында 130 сантиметр озынлыкта, агач шикелле төз, юан сабаклылары да булды.
Алмасы җитешсен өчен бәрәңгене казымыйча, сабагында килеш октябрь аена хәтле тотарга кирәк икән. Алма иң элек сабакта өлгерергә тиеш.

- Бакчадан алмаларны җыеп алгач, өйгә кояшлы җиргә куям. Алар анда сары төскә кереп, үтә күренмәлегә әйләнә, һәм орлыклары күренеп тора башлый. Аннан соң аларны кәгазьгә салып киптереп, язга тикле саклыйм.  Быел “Императрица”ның бер алмасы да булмады, ә “Фантазия”дә “мыж” алма иде, - диде бакчачы. – Язын унбиш сантиметр киңлектәге тартмаларга утын көле кушып ясалган яхшы туфрак салып, аңа күп итеп су сибәм, алма орлыкларын бер-берсеннән сигезәр сантиметр тирәсе ара калдырып тезеп чыгам һәм өстенә биш миллиметр тирәсе калынлыкта туфрак салам.  Су сибәргә ярамый, бары тик дымы саклансын өчен өстен пыяла белән каплап куярга кирәк. Бер атна дигәндә үсентеләр тишелеп тә чыга. Кырык-кырык биш көннән соң үсентеләрне бакчага чыгарып утыртырга була.

Бакча эшенә соң гына кереп китсә дә, Камил абый яшь вакытыннан ук биология белән кызыксынган, әлеге фәннән гел “5”ле билгеләре генә алган. Биектау районында механизатор белгечлегенә укыганда да  укытучысы, үсемлекләр дөньясы белән мавыгуын күреп, нишләп син монда килдең, әрәм буласың бит, шул хакта әтиеңә хат язып салам әле, дип әйтә торган була. Ә Камил абый әлеге һөнәрне сайлаганына һич кенә дә үкенми. 

- Сугыш вакытындагы һәм аннан соңгы елларның бөтен авырлыгын да үз җилкәбездә татырга туры килде. Иң авыры 1943 елда булгандыр, ул вакыттагы кебек салкын сентябрьне, 83 яшемә җитеп, башка күргәнем булмады. Миңа җиде яшьләр чамасы, мәктәпкә укырга кергән еллар иде бу. 17 сентябрьдә бик каты суытып, кар яуды. Бар кешенең, хуҗалыкларның бәрәңгесе җир астында калды. Әни казый, мин елый-елый чүплим. Аякта чабата, салкын җелекләргә үтте, һәм мин бик каты чирләдем. Күрше әбиләре килеп, бу барыбер үлә инде, дип, ясин чыкканнар. Табигатьнең мондый галәмәтләреннән соң, бик каты ачлык килде. Икмәк тәме телдә түгел, күңелләрдә иде, - дип искә ала бу вакытларны хезмәт ветераны. – Укып кайткач, хуҗалыкка механизатор булып урнаштым, һәм 1954 елны эшләгән өчен 13 центнер ашлык бирделәр. Шул вакытта гына икмәккә туендык, әби сөенеченнән мине кочаклап елады.

Камил абый кыш көне күп итеп утын көле әзерли. Ул бакчага менә дигән ашлама булып тора, аның составында 36 төрле минераль матдә бар, ди. Утынны корт өен җылыту өчен яга икән. Ул бакчачы гына түгел, умартачы да бит әле. Утыз бишләп оя умартасы бар аның. Мин тик торырга яратмыйм, хәрәкәттән туктаган кеше чиргә сабыша, ди ул. Шуңа күрә көнне беренче кояш нурлары белән башлый. Камил абыйның бакчасында ниләр генә юк: кавын-карбыз,  виноград, абрикос, груша, миләш, алыча, сливаны гына да егермеләп төп утырткан. Әмма кайберләре безнең һава шартларына яраклаша алмый икән. Ә карбызларны июльнең егерме бишләрендә үк ашый башлаганнар. Аны үстерү серләре белән дә уртаклашырга, кышкы озын кичләрдә, иркенләп язып, аңлатып бирергә сүз бирде. “Миләшләрдән килен компот ясый, аның тәмлелекләре...” – диде бакчачы. Бик файдалы да, эчсәң, сихәтләнеп китәсең, ди. 

Бакчачы ярминкәләрдә дә катнаша. Ул анда алып бару өчен бәрәңгеләрне сабагы белән тартмаларга салып куя, болай эшләгәндә бер төптән нихәтле уңыш чыкканы күренеп тора. Бәрәңгесе бик тәмле, дип мактады Камил абый, бер ашап караган кешеләр ел саен килеп алып китәләр икән.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X