Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмара районында республика күләмендә мари халкының “Семык” бәйрәме үткәрелде

Бәйрәмгә Казан, Яр Чаллы, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Марий Эл республикасы, Киров өлкәсеннән мари фольклор һәм вокаль коллективлары җыелды

(Кукмара, 2 июнь, "Хезмәт даны", Эльвира Миннәхмәтова). Бүген Кукмара районының Починок Кучук авылында республика күләмендә мари халкының милли бәйрәме “Семык” үткәрелде. Бәйрәмгә Казан, Яр Чаллы, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Марий Эл республикасы, Киров өлкәсеннән марий фольклор һәм вокаль коллективлары җыелды.

Традиция буенча бәйрәмне делегацияләр парады башлап җибәрде. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Сергей Димитриев мари телендә сәламләде. Ул шулай ук районда барлык милләтләрнең: Семык, Гырон Быдтон, Питрау, Алма спасы бәйрәмнәре үткәрелүен билгеләп үтте. Без шулай итеп мәдәният һәм традицияләребезне саклыйбыз, диде ул.

- Кукмара җирендә биш милләт вәкилләре дус-тату гомер кичерә, - диде үзенең чыгышында республиканың Премьер-министр урынбасары, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. – Бүген без төрле милләтләрнең сөйләмен ишеттек. Әмма без бер-беребезне аңладык. Безнең көч нәкъ менә милләтләрнең төрлелеге һәм бердәмлегендә чагыла. Безнең балалар, яшь буын  бу дуслыкны күреп үсә. Бәйрәм белән сезне!

Сәламләү өлеше тәмамланганнан соң,  төп мәйданда концерт программасы башланып китте. Теләге булган һәркем “Мари гүзәле”, “Мари батыр” конкурсларында катнаша алды. Шулай ук биредә милли ишегаллары, балалар өчен уен мәйданчыклары, күргәзмәләр, сәүдә рәтләре халыкка хезмәт күрсәтте. Монда мари һәм башка халыкларның милли ризыкларыннан авыз итәргә дә була иде.

- Әлеге бәйрәм безнең җирлектә өченче тапкыр үткәрелә, - дип сөйләде “Кна Вел” ансамбленең җитәкчесе Леонид Искаков. – 1994 елда ул Татарстан һәм Удмуртия республикалары күләмендә үткәрелде. Аннан соң 2011 елда булды. Күргәнегезчә, бәйрәм бик күңелле уза. Кичә көн яңгырлы һәм суык булгач, борчылган идек. Ә бүген һава торышы безне сөендерде. Без барлык милләтләр белән дус яшибез, алга таба да шулай гомер итәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk