Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмара районында халык җыеннары дәвам итә

Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды

Кукмара районында халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Березняк һәм Пычак җирлекләрендә үтте.

Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы Сергей Димитриев һәм аның урынбасары Равия Каримуллина килгән иде.

Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды. Анда эшмәкәрлекне үстерүдә дәүләт программалары, җирлекләренең үсеш перспективалары, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләрне авылга тарту, авыл туризмы булдыру һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды.

Азактан актлар залында гомуми җыелыш үткәрелеп, һәр төркемдә туган сорауларга җаваплар бирелде, җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды.

Әсән-Елга, Арпаяз авыллары клубын төзекләндерү, Арпаязга мәдәният йорты,ФАП һәм кибетне үз эченә алган күпфункцияле үзәк төзү, Пычак клубын тышлау, Әсән-Елгада ФАП эченә ремонт ясау, Березнякта клуб төзелеше һәм башка сораулар күтәрелде.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk