Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмара элеваторына беренче ашлык олаулары кайтты

Игенне “Искра”, “Яңа тормыш”, “Урал”, “Әсәнбаш Агро” җәмгыятьләре һәм элеватор КамАЗлары тантаналы рәвештә элеваторга тапшырдылар

Бүген элеваторга басу-кырлардан беренче ашлык олаулары кайтты. Игенне “Искра”, “Яңа тормыш”, “Урал”, “Әсәнбаш Агро” җәмгыятьләре һәм элеватор КамАЗлары тантаналы рәвештә элеваторга тапшырдылар. Рәт-рәт булып тезелгән КамАЗларда районның гына түгел, илнең иң зур байлыгы - алтын бөртекләр. Икмәк үстергән игенче өчен генә түгел, ипи тәмен белгән һәркемгә дә иң дулкынландыргыч, тантаналы мизгелләрдер бу. Бик тиздән әйләнә-тирәгә ашлык киптерү җайланмаларының гөрелтесе белән бергә икмәк исе таралыр... 

Борын-борыннан иген игү авыр, ләкин шул ук вакытта саваплы, мактаулы хезмәт саналган. Икмәксез табынны күз алдына китереп булмый. Барлык ризыклардан өстен бит ул! Ә шушы икмәк табынга килгәнче, күпме тир түгә игенче. 

-Уңышны тантаналы рәвештә кабул итү – борынгыдан калган матур традиция. Бүген дә без әлеге матур йоланы дәвам итеп, беренче ашлык олауларын каршылыйбыз. Бөртеклеләрне чәчкән вакытта, киләчәк уңыш өчен бик борчылган идек. Әмма басуларны карап әйләнеп чыктык, Аллага шөкер, игеннәрнең торышыннан канәгать, кырлар матур. Бу игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, беренче олауларны кабул итү бәйрәмендә. - Бүгенге көндә безнең алда бөртекләрне амбар-сарайларга алып кайтып җиткерү бурычы тора. Уңышны үстергән игенчеләргә рәхмәт, алтын башакларның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга язсын.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X