Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Бүген Кукмарада беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде

Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте

Бүген Кукмараның “Добреев” кибете янындагы мәйданда беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте. Кукмаралылар елдан-ел ярминкәгә күбрәк йөри, чөнки биредә экологик яктан чиста продукцияне кулай бәядән сатып алырга була. Бүген дә монда килгән һәркем үзенә кирәкле товарны таба алды. Халык бигрәк тә ит, бәрәңге, суган, бал сатучылар янында күп иде. Ә район Мәдәният йорты үзешчәннәренең концерты ярминкәгә бәйрәм рухы өстәп, һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk