Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Бүген Кукмарада 40 фатирлы йорт куллануга тапшырылды

Әлеге йорттан фатирлар авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә, күп балалы гаиләләргә һәм социаль ипотека программасы буенча бирелде

Бүген бистәбездә кукмаралылар өчен сөенечле вакыйга булды. Поселокның Гафиятуллин урамында республика программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт хуҗаларына тапшырылды. Әлеге йорттан фатирлар авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә, күп балалы гаиләләргә һәм социаль ипотека программасы буенча бирелде.

Көн салкын булуга карамастан, яңа йорт тирәсе бәйрәм төсен алган иде. Шулай булмый ни, фатир хуҗалары әлеге вакыйганы күптән көтте бит. Аларның шатлык-куанычларын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры урынбасары Булат Гыйлемханов, "Строй-Гарант" оешмасы җитәкчесе һәм башкалар килгән иде.

-Бүгеге көн сезгә дә, безнең өчен дә бик мөһим, чөнки әлегә кадәр начар шартларда яшәргә мәҗбүр булган гаиләләр яңа фатирлы булдылар. Районда әлеге юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барла, - дип билгеләп үтте район башлыгы, ачылу тантанасында. - Киләчәктә иминлектә, сау-сәламәт булып, яңа фатирларның кадерен белеп яшәргә язсын. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм!

-Мин үзем Балыклы авылыннан, Кукмарага килеп урнашканыма егерме җиде ел булды. Әлегә кадәр Ленин урамы 9 йортта яшәдем. Андагы фатирны да шушылай Яңа ел алдыннан тапшырганнар иде, - диде Нурия апа Зидханова, шатлыгы белән уртаклашып. - Яңа фатир бик ошады. Бүлмәләре дә якты, иркен. Җитәкчеләргә, йортны төзүчеләргә бик зур рәхмәт.

Ризилә КОРБАНОВА, Фәнил ФӘРСЕТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев