Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фирдүс Фәхретдинов: Бурычыбыз - юлларда иминлекне тәэмин итү

3 июль - ЮХИДИ хезмәткәрләре көне

Бу көннәрдә җиһанда, чын мәгънәсендә, җәй хакимлек итә. Кояш үзенең нурларын шулкадәр көчле итеп сибә ки, аякларның күләгәле, җиләс урынга алып баруын сизми дә каласың. Өйдә торучылар йә булмаса офис кебек эш урыннарында хезмәт куючылар эсселектән котылуның ничек тә җаен таба инде ул, әле бит завод-фабрикаларда, кырда эшләүчеләр, һава шартларының нинди булуына да карамастан, тәүлек буена юл хәрәкәте сагында торучы ЮХИДИ инспекторлары да бар. Якынлашып килүче бәйрәмнәре уңаеннан язма әзерләгәндә дә, нигәдер асфальттан бөркелүче кызулыктан әлсерәгән инспекторлар күз алдымнан китмәде...

 

- Безнең хезмәтне куркыныч һәм авыр дип, белми әйтмиләр. Шуның өчен бары тик физик яктан яхшы әзерлекле, нык ихтыярлы, үз-үзенә ышанган ир-егетләр генә хокук сагында торуны үзенә һөнәр итеп ала. Коеп яуган яңгыр, зәмһәрир салкын, ачы җил-буран һәм хәтта эссе җәй дә инспекторлар хезмәтенә киртә була алмый. Бурычыбыз - көнне-төнгә ялгап эшләү, юлларда иминлекне тәэмин итү, бәхетсезлек очраклары һәм аларда гомере өзелүчеләрнең, зыян күрүчеләрнең санын киметү, кисәтү эшләре башкару, - ди район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

 

*2014-2017 елларда район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе республикада “Иң яхшы ЮХИДИ бүлекчәсе” дип танылды.

*ЮХИДИ инспекторлары Рөстәм Барыев һәм Салават Баймиевлар 2017 елда алты айлык һәм еллык эш нәтиҗәләре буенча республикада “Иң яхшы ЮХИДИ экипажы” дип табылдылар.

*2018 елның биш аенда район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 14 җинаять эше (узган ел 8 булган) ачылган.

*Район ЮХИДИсендә 18 меңгә якын транспорт теркәлгән.

 

ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов:

- Барлык хезмәттәшләремне, ЮХИДИ ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Җәяүлеләрне, шоферларны юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакырам, хәерле, имин юллар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk