Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эштән соң ял да итү кирәк

Күптән түгел республика күләмендә үткәрелгән "Кыр көне"ндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пчеловод авылында Димитриевларның гаилә фермасында булып, аларның, авылның, шушы җирлекнең һәм күмәк хуҗалыкның яшәү рәвешенә олы бәя биреп киткән иде. Чыннан да, 260 кеше яшәгән Пчеловодта халык ни белән генә шөгыльләнми: фермерлар, умарта тотучылар, төрле һөнәр осталары күп биредә....

Күптән түгел республика күләмендә үткәрелгән "Кыр көне"ндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пчеловод авылында Димитриевларның гаилә фермасында булып, аларның, авылның, шушы җирлекнең һәм күмәк хуҗалыкның яшәү рәвешенә олы бәя биреп киткән иде.
Чыннан да, 260 кеше яшәгән Пчеловодта халык ни белән генә шөгыльләнми: фермерлар, умарта тотучылар, төрле һөнәр осталары күп биредә. Шуңа бай тормышта яшиләр. Берсеннән-берсе төзек, матур йортлар, капка төбе саен тезелеп киткән җиңел машина һәм башка төр техника - шуның ачык мисалы. Ләкин матди байлык кына түгел, кешегә рухи азык та кирәк бит әле: бәйрәмнәр оештырасы, авылдашлар белән аралашасы килә. Узган атнада клубта шушы җирлектә оештырылган фольклор ансамбльләре катнашында үткәрелгән бәйрәм чарасына да авылның олысы-кечесе күпләп җыелган иде.
-Олы яшьтә булсак та, клубта оештырылган чараларга йөрибез әле. Авылыбызда яшьләр дә бик күп, - Елизавета Димитриева.
Сәхнәдә беренче булып чыгыш ясаган коллектив - Светлана Тимофеева җитәкчелегендәге "Карендәшләр" ансамбле күптән түгел Казан Сабан туенда да чит ил кунакларын "Чабата" көенә биетеп кайткан иде. Бу юлы да алар керәшен татарларының милли гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен ачык чагылдырды. Аларга алмашка үсеп килүче балалар - Галина Азина оештырган "Тәңкәләр" ансамбле да бу як халкының горурлыгы булып санала.
Бәйрәмдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да катнашты.
-Сезнең шатлык - ул безнең дә шатлык. Эшчән, булдыклы авыл халкының иркенләп ял итәргә хакы һәм моңа мөмкинлекләре дә бар. Районда социаль мәсьәләләрне хәл итүгә, мәдәни тормышны үстерүгә зур игътибар бирелә. Узган ел "Авыл клубы" республика программасы кысаларында Урта Комарда 280 урынлы мәдәният йорты сафка баскан иде. Быел Поч.Сутерда 200 урынлы клуб төзелә. Әле Кече Чура, Зур Кукмара, Мәмәшир һәм башка авылларга да клуб кирәк. Барысын берьюлы төзү мөмкин түгел, әмма берсе дә читтә калмаячак, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.
Римма Ратникова да республика җитәкчелеге исеменнән пчеловодлыларны әлеге күркәм чара үткәрелүе белән тәбрик итте, Универсиада объектларын сафка бастыруда ярдәм күрсәтүләре өчен район халкына рәхмәтен белдерде.


Гөлгенә ФӘХРЕТДИНОВА

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined клуб яллар

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X