Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшче һөнәрләренә сорау зур

Нәкъ дүрт елдан Казанда WorldSkills дөньякүләм чемпионат узып, анда эшче һөнәр ияләре көч сынашачак. Әлеге карар дүшәмбе көнне Сан-Паулода WorldSkills International Генераль Ассамблеясында халыкара жюри тарафыннан кабул ителде. Татарстан делегациясен Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Үз җирлекләрендә чемпионатны уздыру хокукын алу өчен Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре дә көч сынашты,...

Нәкъ дүрт елдан Казанда WorldSkills дөньякүләм чемпионат узып, анда эшче һөнәр ияләре көч сынашачак. Әлеге карар дүшәмбе көнне Сан-Паулода WorldSkills International Генераль Ассамблеясында халыкара жюри тарафыннан кабул ителде. Татарстан делегациясен Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Үз җирлекләрендә чемпионатны уздыру хокукын алу өчен Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре дә көч сынашты, әмма жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде.

Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, һичшиксез, турыдан-туры икътисад үсеше белән бәйләнгән. Бу исә республика җитәкчелеге һәм аның лидеры Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган иң мөһим һәм өстенлекле бурычларның берсе. Татарстан җитәкчелеге, республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән берлектә, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру, һөнәри белем бирүне үстерү белән кызыксына. Узган ел Татарстанда биш ресурс үзәге барлыкка килде, агымдагы елда исә тагын бишәү ачылачак. Республикада барлыгы 25 иң заманча ресурс үзәге булачак. Көллият һәм югары уку йортлары да хәзер җирле товар җитештерүчеләр белән бөтенләй башка төр эшлекле элемтә урнаштырдылар.

Шунысы сөенечле: районыбызда да кайсы гына тармакны алсак та, һәммәсендә яшь белгечләрне очратасың. Мәгариф өлкәсендә бүгенге көндә 35 яшькә кадәрге 280ләп яшь кадр эшли, шуларның алтысы узган ел югары уку йортларында белем алып, районыбыз мәктәпләренә эшкә кайткан. Ә инде республикада гына түгел, ә Рәсәй күләмендә дә үзләренең продукцияләре белән дан тотучы киез итек-киез комбинатында исә 107 яшь кеше хезмәт куя икән. Югары һәм махсус урта белемле белгечләр ОТК контролеры, мастер, цех начальниклары вазыйфаларын да башкаралар. Инде ике ел рәттән әлеге комбинатның ремонтлау-механика цехының токарьче, фрезерлаучы, слесарь егетләре эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү максатында оештырылган "Һөнәр буенча иң яхшысы" дигән республика конкурсында катнашып та, дипломга ия булдылар.

Кукмара тегү фабрикасында бүгенге көндә 75 яшь хезмәткәр эшли, әмма биредә тегүчеләргә ихтыяҗ бар. Гөрләп эшләп торучы металл савыт-сабалар заводында да яшьләр шактый. Арпаяз авылы егете Раил Әхмәтов та биредә инде җиде елга якын эшли.

-Кукмарадагы 39нчы һөнәри училищеда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштереп, заводка эшкә урнаштым. Хезмәт юлын башлап җибәрү бер дә җиңел булмады. Әмма шактый зур тәҗрибәле остазларым мине эш серләренә төшендерделәр. Әлеге һөнәрне сайлаганыма бер дә үкенмим, хезмәтемнән канәгать, - ди Раил. - Эшле кеше - ашлы кеше, диләр. Кулы һөнәр белгән беркайчан да тормышта югалып калмый ул.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь кадрларга, аеруча югары белемле агрономнар, зоотехник, мал табиблары, механизаторларга сорау һәрчак зур. Заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган куәтле авыл хуҗалыгы техникаларын иярләү өчен дә яңа мәгълүмати технологияләрдән хәбәрдар булган яшь белгечләр кирәк. Кукмара аграр көллияте дә бу уңайдан киңкырлы эш алып бара. Әлеге уку йортын тәмамлаган егетләрне авыл хуҗалыгы өлкәсендә бик сөенеп каршы алалар.

-Көллияткә техник-механик һөнәрен үзләштерергә теләүче егетләр бик күп килә. Узган уку елында көллиятне 58 студент төгәлләде, 30ы белем алуын Казан дәүләт аграр университетында дәвам итәчәк. Көллияттә укыган егет-кызларның күбесе үз белгечлекләре буенча туган якларындагы агрофирма, фермер хуҗалыкларында хезмәт куялар, - ди көллият директорының укыту-производство эшләре буенча урынбасары Раил Ганиев. - Быел да инде укырга керергә теләүче абитуриентлардан 160лап гариза кабул ителде. Егет-кызлар пешекче, автомеханик, ташчы һөнәрләрен үзләштерергә телиләр. Шулай ук мега-фермаларда эшләү өчен механиклар әзерләү буенча да быел бер төркем тупладык.

-Хуҗалыкларга ел саен диярлек 10ар яшь белгеч кайта. Арада агроном, инженер, икътисадчылар да бар. Әле күптән түгел генә яшь егетләребез "Кукмара", "Әсәнбаш" агрофирмаларында, Баязитов крестьян-фермер хуҗалыгында үз хезмәт юлларын башлап җибәрделәр, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. -Югары уку йортларын тәмамлап, хуҗалыкларга эшкә кайткан яшь авыл хуҗалыгы белгечләренә хөкүмәттән 100 мең сум, ә техникум белеме булганнарга 50 мең сум башлангыч түләү (подъемный) каралган. Шулай ук бер ел дәвамында югары белемле белгечләрнең төп хезмәт хакына ай саен минималь оклад күләмендә өстәмә түләнә, грантлар алу, торакка мохтаҗ булганнарга авылны социаль үстерү программасы кысаларында торак төзергә субсидияләр, ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге дә бирелә. Яшьләр Татарстан җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән ярдәмне тоя, шунлыктан күбесе туган шәһәр һәм авылларыннан читкә китәргә теләми. Эшче һөнәрләренең абруен күтәрү, чыннан да, бик мөһим. Бары тик эшче яшьләргә теләктәшлек иткәндә генә аларда иртәгесе көн өчен ышаныч туа.

Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган яшь агрономнар - Югары Юмьядан Алексей Прокопьев "Әсәнбаш" агрофирмасының "Заря " бүлекчәсендә, ә Кукмарадан Артур Яковлев "Әсәнбаш" бүлекчәсендә җиң сызганып эшкә керешкәннәр.

-Егетләрдә эш дәрте беренче көннән үк сизелде, - ди агрофирманың генераль директоры Илдар Гарифуллин. - Алга таба да үзләренең алган белемнәрен практикада кулланып, уңышлы гына эшне алып барырлар, дип ышанам.

Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, гадәттә сатучы, официант, төрле эшчеләр, урам җыештыручы, электрик, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, кондитер, тракторчы, йөкчеләргә вакансияләр шактый еш була икән. Ә менә икътисадчы, юрист, бухгалтерларга сорау юк дәрәҗәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk