Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эльбрус тавында Кукмара флагы җилфердәде

Олыяз авылында туып-үскән эшмәкәр Ленар Мөхетдинов иң биек җиде ноктасы исемлегенә кертелгән Эльбрус тавының диңгез өсте биеклегеннән 5621 метр югарылыкта булган «Көнчыгыш» өлешенә менде.

Алтын эзләүче үз гомерендә иң зур кисәкне табу турында хыялланган кебек, альпинистлар да Европаның иң биек тавы булган Эльбруска менү уе белән яши. Эльбрус үзе дөя өркәчеге кебек ике «баш»тан   - «Көнбатыш» һәм «Көнчыгыш» өлешләреннән тора. Әлеге ике «өркәчек»нең арасы якынча 3 чакрым. Буйсындыру дигән сүз мәгърур, горур таулар өчен берничек туры килмәсә дә, «Көнчыгыш» өлешенең иң очына аяк басу, чын мәгънәсендә, аны яулауга тиң. Эльбруска иң беренче галимнәр башлап юл сала. 1829 елның июль аенда Петербургтагы геофизик обсерваториясен төзүче Адольф Купфер һәм физик Эмилий Ленц, ботаник Карл Мейер һәм рәссам Иосиф Бернардаццилардан торган экспедицияне генерал Георгий Эммануэль җитәкли. Әлеге чара бары тик фәнни яктан өйрәнү өчен генә оештырыла. Эльбруска менү эшенә  650 солдат һәм 350 казак җәлеп ителә. Тауның «Көнчыгыш» түбәсенә бары тик дүрт кенә кеше менеп җитә ала. Ә аның «Көнбатыш» түбәсенең иң югары ноктасына 1874 елда гына күтәреләләр.

Олыяз авылында туып-үскән эшмәкәр, кукмаралылар яратып йөри торган бер кафеның хуҗасы Ленар Мөхетдинов та шушы көннәрдә зур сәфәрдән  кайтты. 41 яшьлек якташыбыз галәмебезнең иң биек җиде ноктасы исемлегенә кертелгән  Эльбрус тавының диңгез өсте биеклегеннән 5621 метр югарылыкта булган «Көнчыгыш» өлешенә менде.  

Ленар белән сөйләшкәндә вакытның узганы сизелмәде дә, Төньяк Кавказда күргәннәрен бик мавыктыргыч итеп бәян итте ул.
«Тауларны яратам. Ял итәргә барсак та, диңгезгә шуның кадәр исем китми, тауларга менү ягын карыйм, шуннан зур канәгатьлек хисе алам. Биек тау түбәсенә дә менеп карау хыялым электән  бар идее.  Ни өчен Эльбрус, дисезме? Чөнки илебездә башка андый биек тау юк бит. Бу эшемне 2019 елда планлаштырган идем, нәрсә беләндер калды. 2020 елда алдан сөйләшүләр дә алып бардык, әмма пандемия нәтиҗәсендә хыялым тормышка ашмады», - дип сүзен башлады Ленар.

Өйдән 19 майда чыгып киттем. Кукмарадан Пятигорск шәһәренә барып җиткәч, бергәләп менәсе төркем белән таныштык. Аннан соң безне Эльбрус тавы итәгендәге Кабардино-Балкариянең нарзаннар сәхрәсендәге  «Дҗылы су» дигән ноктага кадәр (аның биеклеге диңгез өсте биеклегеннән 1900 метр) машина белән китереп куйдылар. Эльбрусның «Көнбатыш» өлешенә  төньяктан менәсең, ә икенчесенә - көньяктан. «Көнбатыш» өлешенең биеклеге 5642 метр булса да, аңа менү бик уңайлы. 3800 метрга кадәр – машина, 5 чакрымга кадәр ратраклар белән менгереп куялар. Анда җәй, кар да юк.

Без, барысы да «честно» булсын өчен, авыр һәм катлаулы юллы  «Көнчыгыш»ны - әлеге «өркәчек»нең иң биек ноктасына  беренче булып аяк басучылар маршрутын сайладык. Аның иң биек ноктасы – 5621 метрда.

1900 метрга китереп куйганнан соң (биредә һава торышы 20-25 градус җылы иде), без, аркага 25 килограммлы рюкзакны асып, 2800 метрда урнашкан түбәндәге лагерьга кузгалдык. Юл якынча дүрт сәгать вакытны алды. Кичкә менеп җитеп, шунда урнаштык. Икенче көнне 3300 метрга (Пик Корона) кадәр күтәрелгәч, без кире «Дҗылы су»га төштек. Көн азагында исә азык-төлекнең калган өлешен алып, 2800 метрга кадәр күтәрелеп, төн чыгар өчен түбәндәге лагерьда тукталдык. Әлеге менеп-төшүләр организмны көйләү, кан тамырларын күнектерү өчен үткәрелә. Чөнки югарыга күтәрелгән саен басым үзгәрә, кислород кими бара, кан тамырлары тарая. Кислородның кимүе шунда ук сиздерә башлый: мышныйсың, суларга бик нык һава җитми.
Киләсе тукталыш 3800 метр иде. Өченче көнне анда кадәр күтәрелгәч, бер өлеш әйберләрне күчергәч, термостагы чәйне эчтек тә кире 2800 ноктасына төшеп йокладык. Ни өчен төшәсең? Чөнки йоклап булмый. Кеше йокларга ияләнә алмый, моның өчен бер-ике көн кирәк. «2800дә» дә йоклап булмый әле. Дүртенче  көнне калган әйберләрне алдык та 3800 метрдагы лагерьга күченеп киттек. Киттек диюе генә җиңел, шушы бер чакрым араны алты сәгать дәвамында үттек без.

Күз алдына китерү өчен, тауга менү өлешен азрак сөйләп китим әле. Әйткәнемчә, аркада 25 килограммлы рюкзак. Үзебез белән чаңгы таяклары, йокы «капчыгы», берникадәр азык-төлек, аякта – тимер «тырнак»лар. Эльбрусның «Көнчыгыш» биеклегенә күтәрелгәндә һава шартлары бик авыр. Биш минут эчендә табигатьнең кәефе «уйный»: әле генә бик каты кыздырып кояш балкып торса, шул арада котырып буран кузгала, кисәк кенә каты итеп  яңгыр ява башлый. Бигрәк тә төштән соң һава торышы шулай үзгәрә. Әкрен генә тамчылап яңгыр яуганын бер дә күрмәдем. Бөтен җирең лычма су була. Җил шулкадәр көчле, таудан төшкәндә җилне этәргә кирәк. Ләкин иң куркынычы җил, кар, буран да түгел, ә яшен. Анда яшеннең бәреп килгәне күренеп тора. Син тауда басып торасың, болыт эчендә, бер качар урын да юк. Яшен синең яныңа ук килеп җитә яисә кисәк кенә тау артыннан килеп чыга, бик куркыныч күренеш. Ә бит аяк киеменең, саклагыч бауларның  металл өлеше бар, кулда – тимер таяклар.

Гидыбыз Дмитрий әйтүенчә, Эльбрус ул -  озак, авыр, газаплы һәм кырыс маршрут . Анда вак-төяк дигән әйбер юк. Юл юк, сукмактан, гел таш арасыннан барасың. Ялгыш кына үз-үзеңне «йомшартып» бассаң, аягың каймыгырга мөмкин, димәк, башкача менә алмыйсың. Без беренче көнне шарлавык яныннан үткәнбез. Мин, юл белән мавыгып, хәтта аны да күрмәгәнмен, шуның кадәр гел аска карап атлыйсың.  Менгәндә термокием киелә, тирлисең, туктап, рюкзагыңны салуга ук курткаңны киеп куярга кирәк. Салкын тидерсәң, шулай ук борылырга туры килә. Тукталышларда перчатка, куртка, күзлегеңне салгач, термосыңны алгач,  аларны берничек тә кулдан ычкындырырга ярамый. Шунда ук җил очыртып алып китә. Ә алардан башка тауда берничек тә булмый. Тауда, гомумән, күзлексез йөрерлек түгел. Сукыраер өчен ярты сәгать вакыт җитә. Бездән алда гына профессионаллар маршрутны тикшереп менгән булганнар. Берсе, күзлеген югалту нәтиҗәсендә, төшеп җиткәнче сукырайган. Дөрес, бер атнадан берникадәр күрә башлаган ул.  

...Шулай итеп, таш арасыннан барганнан соң мәйданчыкка  - 3800 метрга килеп чыктык. Инде монда чын кар ята иде. 3800не икенче төрле «штурмовой лагерь» дип тә атыйлар. Аңа юл немец аэродромы аша үтә. Легенда буенча немецлар оккупацияләре вакытында биредә ике-өч футбол мәйданы кебек зурлыкта аэродром ясаганнар.

 Без 5621 метрга кадәр араны алты көн дәвамында үттек. Әлбәттә, бу юлны узганда нәрсәгә кирәк иде инде бу миңа, дигән фикер күңелгә килгәләде, аеруча беренче һәм соңгы көнне бик авыр булды. Кая эләктем соң мин, үләргә дә мөмкинмен бит дип, шок хәлендә дә калдым. Чөнки, әйткәнемчә, трасса бик авыр. Бу яшемә җитеп, минем моның кадәр авыр хәлдә калганым  юк иде әле. Лагерьларда цивилизациянең әсәре дә юк. Палаткаларда йокы капчыгыңа юеш киемнәреңне тутырып йоклыйсың (чөнки башка җиргә элеп куйсаң, ул кипмәячәк, икенче көнне юешне кияргә туры килә, ә болай әзме-күпме кибә әле). Утны ярты, бер сәгатькә генә кушып алалар, элемтә бөтенләй юк. Шушы вакыт эчендә ике тапкыр гына шалтырата алдым. Беренчесендә хатыным Гөлгенәне спутник элемтәсе аша туган көне белән котладым, икенчесендә Эльбруска менеп җиткәч, гаиләмә һәм әниемә шалтыратып сөенечем белән уртаклаштым.  

Бишенче көнне 4700 метрга кадәр менеп бераз тордык та янә 3800гә төштек һәм икенче көнне, 25 майда көне буе ял иттек. Чөнки безнең  алда 26 май көнне  пикны штурмлау тора иде. Төнге сәгать 12дә юлга  чыгып киттек. Максатыбыз -  төшкә кадәр пикка менеп җитү, ягъни калган 1800 метр араны үтү. Шушы араны без аркага  авыр рюкзак аскан килеш тауга каршы 11.30  сәгать эчендә уздык. Бу – тизлек буенча яхшы күрсәткеч. Һәм без быел Эльбруска төньяктан менеп җитә алган беренче төркем булдык.  5000 метрга җиткәч, дөнья үзгәргән кебек тоелды. Кислород, гомумән, җитми. Ритмны тотарга кирәк. Әйтик, гид әйтә, әнә теге биеклеккә менәбез дә ял итәбез, ди. Ә аңа кадәр бары 20 метр җир. Тиз генә барып җитеп ял итәсе килә, әмма ашыгып, бер-ике адым атлауга «үләсең». Һава җитмичә, җиргә утырасың. Шуңа күрә ритмны тоярга, тотарга кирәк. Әле бит син генә түгел. Безнең «бау»га гид артыннан өчәр метр ара калдырып, 3 кеше беркетелгән иде. Икенче гидта 4 кеше. Бау тарттырылган килеш барырга кирәк. Чөнки берәрсе сөрлексә яки егылса, ә анда сөрлекмичә барып та  булмый, инерция буенча башкаларны да тартып төшерә. 3800 метрда әле кошлар күренгәли иде.  Өскә менгән саен болытлар да аста калды. Аны үткәндә томан эчендә йөргән кебек, син алдагы кешене генә күрәсең, башкалар күренми.  

Безнең төркемдә барлыгы 12 кеше иде. Алар барысы да нәкъ менә гидыбыз Дмитрий булачак төркемне сайлап, аның тупланганын көтеп алганнар, ә мин очраклы рәвештә Димага туры килдем. Мытищи, Түбән Новгород, Новосибирск, Иркутск, Санкт-Петербург, Тамбовтан иде алар. Ике хатын-кыз да бар иде. Шуларның Оксана исемлесе икенче дәрәҗәдәге астма белән авырый. Мытищи шәһәреннән тап-таза бер егет 3800 метрдагы лагерьда калды.  Алга таба бара алмады, ә Оксана менеп җитте. 12 кешедән 7 кеше генә маршрутны үтә алдык.

Эльбрусның 5200 метрыннан 5600 метрда урнашкан зур квадрат таш күренә. Аны гид ташы дип тә атыйлар. Шуннан соң пикка  20 метр ара кала, ул кул  сузымында гына шикелле. Ә шул 400 метр җирне без 3-3,5 сәгать буе үтеп, анда барып җиткәч, 15-20 минут ял иттек.  Ниһаять, алдыбызда соңгы 20 метр! Ул араны, баудан ычкынып, һәркайсыбыз аерым-аерым мендек. Ур-ра, без сиңа мендек, Эльбрус!  

Эльбрусның  5621 метрында без ярты сәгать чамасы булдык. Бик көчле җил иде. Нинди хисләр кичердегез, дисезме?

Елыйсыларым килде. Эльбрус - йоклый торган вулкан ул.  Аның нәкъ очында кратер шикелле, бер мәктәп спортзалы зурлыгында  җир бар. Анда ярты сәгать чамасы булганнан соң, бер-беребезне котлап, фотоларга төшеп, телефоннан сөйләшеп, кире түбәнгә киттек. Мин анда Кукмара флагы белән дә фотога төштем.

Сәфәргә барыр алдыннан ярты ел алдан спортзалга йөрдем, сәламәт яшәү рәвеше алып бардым, берникадәр ябыктым. Шуны аңладым: Эльбруска менү ул минем өчен бер баскыч кына булды, тормышны, яшәешне күзаллавым тулысынча үзгәрде. Киләчәктә бәлки әле тагын да  берәр тауга менәрбез.   

Фото: шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев