Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Экспертлар Татарстанга кайчан җылы кайтачагы турында сөйләделәр

Циклон безгә төньяк-көнбатыш һава массаларын алып килде, шуңа күрә явым-төшемле һәм салкынча һава торышы булды

Татарстанда июльнең икенче яртысы беренчесенә караганда җылырак булачак. Әмма 30 градуслы эсселәр көтелми. Бу хакта “Татар-информ”га профессор, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

Профессор әйтүенчә, июльнең беренче яртысы республика халкына чын җәйге һава торышы алып килмәде. Көчле циклон аркасында температура нормадан 2-3 градуска түбән булды.

“Циклон безгә төньяк-көнбатыш һава массаларын алып килде, шуңа күрә явым-төшемле һәм салкынча һава торышы булды”, - диде Юрий Переведенцев.

Июльнең икенче яртысы турында сөйләгәндә, профессор Россия Гидрометеорология үзәгенең озак вакытлы фаразларын искә алды. Аның буенча, безнең республикада июль ае климатик норма кысаларында булачак. Димәк, айның икенче яртысы, июльнең беренче ике атнасында булган салкыннарга һәм яңгырларга алмаш булачак.

“Норманы айның икенче яртысында тутырачакбыз. Әле август та нормадан югарырак булыр дип фаразлана. Һава торышы җылыначак дип исәплибез”, - диде ул.

Һава торышы җылынуга да карамастан, артык эсселек көтелми, диде ул йомгаклап.

фото: Артур Закиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk