Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне алдыннан Кукмарада хоккей ярышы уза

Боз мәйданчыгына "Динамо-ОВД", "Ветераннар", "Сосновка" командалары чыкты

Россия Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне алдыннан Кукмарада хоккей матчы уза.

Командаларны район башлыгы Сергей Димитриев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район прокуроры Ришат Шакировлар сәламләп, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. 

"Берничә ел дәвамында бу ярышны үткәрү матур традициягә әверелде. Хоккей мәйданчыгына чыгып, сез үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтәсез. Киләчәктә дә шулай очрашырбыз дип өметләнәм. Барлык катнашучыларга да җәрәхәтсез уен һәм лаеклы җиңү телим", - диде Рамил Нургалиев.

Боз мәйданчыгына "Динамо-ОВД" (Кукмара), "Ветераннар" (Кукмара), "Сосновка" (Сосновка, Нократ Аланы) командалары чыкты.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X