Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәваханә эшчәнлегенә бәйле чикләүләр кертелә

Бу кискен респератор вирус, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның саны кискен артуы белән бәйле.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә яңа чикләү чаралары кертелә. Бу кискен респератор вирус, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның саны кискен артуы белән бәйле.

Әлеге боерык нигезендә өлкәннәр өчен планлы медицина ярдәме, шул исәптән профилактик караулар, шулай ук аларны диспансерлаштыру, балаларны профилактик тикшерүләр, күчмә медицина комплексларының эше, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре белән берлектә 65 яшьтән өлкән пациентларны авыллардан дәваханәләргә китерү кебек ярдәмнәр вакытлыча тукталылып тора.

Әмма бу чикләүләр яман шеш авыруы диагнозы куелганнарга, шикәр диабеты, кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларга, хәрби хезмәткә алынучыларга. йөкле хатын-кызларга, шулай ук вакцинация ясатырга теләүчеләргә кагылмый.

Шуңа бәйле рәвештә Кукмара үзәк дәваханәсе администрациясе район халкыннан, кискен сәбәпләр булмаганда, поликлиникага барудан тыелып торуны сорый.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев