Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә Кукмарада өлкән буын хезмәткәрләре укытылды

Һөнәри белем бирү гражданнарның элеккеге эш урыннарында хезмәт эшчәнлеген дәвам итүгә ярдәм итте.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән» буын федераль проекты кысаларында Кукмарада өлкән буын хезмәткәрләре яңадан укытылды. Бу хакта Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы белгече Гөлназ Мостафина хәбәр итте.

«Район Мәдәният йорты һәм “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең пенсия алды яшендәге 18әр хезмәткәре “Электрон исәпләү һәм исәпләү машиналары операторы” һөнәре буенча белем алды», - дип сөйләде Гөлназ Мостафина.

Әлеге укуда үз белемнәрен, күнекмәләрен киңәйтергә теләгән пенсия алды яшендәге гражданнар катнашты. Һөнәри белем бирү гражданнарның элеккеге эш урыннарында хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә ярдәм итте.

Шушы көннәрдә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә район Мәдәният йорты директоры Айгөл Сафина һәм «Квалификация үстерүнең төбәк агентлыгы» вәкиле Резидә Белова катнашында квалификация документларын тапшыру тантанасы узды.

Гөлназ Мостафина, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу өчен, пенсия алды яшендәгеләргә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклады.

фото: Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X