Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чулпан Сәлахова: Машинабыз юк - бензины бар

Редакциядә ноябрь ае акциясенә нәтиҗә ясалды.

Ноябрь аенда оештырылган акциябез ир затыннан булган газета укучыларыбызны аеруча да җәлеп итте. Квитанцияне редакциягә алып килгәндә: “Машинамның бензины бетеп китте”, “Бензинны миңа чыгарырсыз әле”, “Бензин су урынына ага”, - дип шаярып әйтелгән сүзләрне еш ишетергә туры килде. 

Менә, ниһаять, узган атнада бер бак бензинга сертификат уйнаттык. Компьютердагы очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә бүләк иясен ачыкладык: ул – Жилой Рудник авылыннан Райнур Сәлахов. Җиңүчене билгеләргә бер оешманың  баш хисапчы булып эшләүче Гөлнара Әхмәтшина булышты. Исемлеккә теркәлгән 565 абунәче арасыннан 428нче сан астындагы райондашыбызга бәхет елмайды. Редакциягә бүләкне алырга Райнур абыйның килене – “Гөрләвек” балалар бакчасында хезмәт куючы Чулпан килде. 

- Безнең машинабыз юк, киявебез Ришатныкына гел утырып йөрибез, шуңа да әлеге призны аңа бирербез инде, - дип елмайды ул. - Кайнанам Кадрия: “Квитанцияне бөтен кеше җибәрә бит, без дә җибәреп карыйк әле”, - дигәч, телефон аша ватсаптан сезгә юлладым. Моңарчы бер дә бүләк отканыбыз юк иде. Газетаны өйдәгеләрдән соң мин ахырдан укыйм. Башта өстән-өстән бер кат карап чыгам, туган көннәргә, сату-алуга аерым тукталам, аннары башындагы мөһим яңалыклардан башлыйм. Кукмара турындагы язмалар тагын да киңрәк яктыртылсын, реклама бетмәсен иде. Хуҗалыгыбызда мал асраганлыктан, ашлык, печән турындагы белдерүләр гел кирәк.

Менә бит, бензин безгә чыксын иде, дип, күпме газета укучыларыбыз теләп йөрсә дә, сертификатны машинасыз кеше отуын бәхет дими, ни дисең!

Шоферларга әйтер сүзебез шул: бензин эләкмәде дип борчылмагыз, иң мөһиме – юлларда исән-имин йөрергә язсын.

фото: Йолдыз Низамиева/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk