Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чуллы авылы сулы булды(+фото)

Тау астына урнашкан матур табигатьле Чуллы кышкы аклыкка күмелеп, тыныч кына гомер кичерә. Әлеге төбәк безгә итекчеләре, кое казучылары белән билгеле. Тырыш, шул ук вакытта тыйнак кешеләр яши биредә. Чуллыларның бүген сөенеп, чын күңелдән шатланып йөргән көннәре. Ник дигәндә, "Чиста су программасы нигезендә һәр йортта краннардан чип-чиста, сыйфатлы, саф су...

Тау астына урнашкан матур табигатьле Чуллы кышкы аклыкка күмелеп, тыныч кына гомер кичерә. Әлеге төбәк безгә итекчеләре, кое казучылары белән билгеле. Тырыш, шул ук вакытта тыйнак кешеләр яши биредә. Чуллыларның бүген сөенеп, чын күңелдән шатланып йөргән көннәре. Ник дигәндә, "Чиста су программасы нигезендә һәр йортта краннардан чип-чиста, сыйфатлы, саф су ага.

Соңгы елларда республикада шул ук вакытта районда да халыкның тормыш рәвешен яхшыртуга юнәлдерелгән егермедән артык программа эшли. Туембаш җирлеге дә әлеге мөмкинлекләрдән уңышлы гына файдалана. Чуллы авылында су линиясе үткәрелү дә моның ачык мисалы.

-Халык белән киңәшеп, авылның әйләнә-тирәсе буенча, бәрәңге бакчалары аша траншея казып, суүткәргечләр сузылды. Элеккеге башняның бөтен авылны су белән тәэмин итәргә куәте җитми иде. Тойма ширкәте су ала икән хуҗалыклар сусыз кала яки киресенчә. Кыш көннәрендә дә башняны төреп, каткан очракта саламнар ягып җылытып күп интектек. Бу мәшәкатьләр артта калды. Яңача төрелгән башня ераклардан күренеп тора. Шулай ук соңгы елларда янгыннар чыгып та куркуга салган иде, шуңа күрә бу мәсьәләне хәл итәргә тырыштык. Авылга җиде янгын гидранты урнаштырылды, тагын икене "Тойма" ширкәтенә дә куярга планлаштырабыз, - диде Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев