Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чисталык өй яныннан башлана

"Разин" иҗтимагый үзидарәсе рәисе Валентин Иванов җитәкчелегендә "Разин" округына караучы урамнардагы чисталыкны тикшерү буенча рейд үткәрелде. Ленин, Степан Разин, Садовая, Лев Толстой, Пионер, Парк, Салих Сәйдәшев, Планетарная урамнарындагы кайбер йорт тирә-яннарын чүп үләннәре басып алуы, төзелеш материалларын урамга, капка төбенә өеп кую очраклары ачыкланды. Өй янын тәртиптә тоту, әйләнә-тирә мохитне...

"Разин" иҗтимагый үзидарәсе рәисе Валентин Иванов җитәкчелегендә "Разин" округына караучы урамнардагы чисталыкны тикшерү буенча рейд үткәрелде. Ленин, Степан Разин, Садовая, Лев Толстой, Пионер, Парк, Салих Сәйдәшев, Планетарная урамнарындагы кайбер йорт тирә-яннарын чүп үләннәре басып алуы, төзелеш материалларын урамга, капка төбенә өеп кую очраклары ачыкланды.

Өй янын тәртиптә тоту, әйләнә-тирә мохитне чистарту һәрберебезнең бурычы булып тора. Әмма язга чыккач, чисталык турында бер кат сөйләшкәннән соң, бу тема онытылып китә. Шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләрнең дә йорт яны территорияләренә игътибары кими. Өй каршыларында үсеп утырган чүп үләннәренә дә күз ияләнә башлый. Бер танышым: "Мин ишегалдында үскән үләннәрне чапмыйм. Ниндидер кыргый матурлык арасында яшәгән кебек хис итәм үземне", - дигән иде. Әлбәттә, койманың эчке ягында нәрсә үстерүе - хуҗаның үз эше, ә менә урам якта тәртип булырга тиеш. Кайбер урамнарда йорт яннарын чәчеп үстергәндәй зәңгәр чәчәкле чүп үләне каплаган, америка өрәңгесе баскан. Хуҗалары исә, "чәчәк кенә бит инде ул", дип акланырга тырыша. Чыннан да, бер яктан караганда, чәчәкнең зыяны юк, әмма мондый хуҗалыкларга ташландык, караусыз төс керә. Ирексездән, кеше яшәми микән әллә монда, дигән уй туа.

-Бер кат чистартылган иде инде бакча яннары, тагын үлән каплаган. Үземнең аякларым авырта, балалар ялга кайткач, берсүзсез, чаптырырмын, - диде Садовая урамыннан Суфия апа Хәерова. - Элек бу үләннәрне әллә кайларга барып эзләп җыясы иде, дару үләне бит алар. Хәзер генә кызыксынучы калмады, чүп үләненә әйләнделәр.

Суфия апа кебек ягымлы кешеләр белән аралашу үзе бер күңелле. Ә бит райондашларыбыз арасында дорфа сөйләшүчеләр дә бар, кайбер сау-сәламәт ир-атларның киртә яннарын "Чиста шәһәр" оешмасы җыештырсын, дип әйтүләрен бөтенләй аңлап булмый. Ни өчен кемнеңдер капка төбен, бакча янын башка кеше килеп чистартсын инде! "Чиста шәһәр" оешмасына да эш җитәрлек: Садовая урамының бер ягында үскән үләннәрне буйдан-буйга диярлек чабарга кирәк. Территорияләрен тәртиптә тоту шәхси хуҗалыкларга гына түгел, оешмаларга да кагыла. "Кукмор-Транс" җәмгыятенең әйләнә-тирәсе дә чистартуга мохтаҗ. Шулай ук күзгә ташланып торган иске бина, йортлар да үз хуҗаларын табып, төзекләндерелсәләр, урамнар тагын да ямьләнеп китәр иде.

Кайсы урамга гына керсәң дә, анда төзелеш материаллары күрергә була: кемнеңдер капка төбендә ташлар өеме ята, икенчеләрдә исә инде үләннәр үсә башлаган ком өеменә тап буласың. Берәүләр шифер ватыкларын өеп куйганнар, күрәсең, ремонттан калгандыр инде.

-Быел мондый тикшерү тәүге тапкыр оештырылды. Тик шулай да әлеге урамнардан йөргәндә һәрвакыт чисталыкка, тәртипкә игътибар ителә. Бик күңелсез күренешләр күзгә ташланса, бу турыда хуҗалар белән сөйләшүләр алып барыла, - ди Валентин Иванов.

Рейд барышында ун акт төзелеп, йорт хуҗаларына тапшырылды, шулай ук телдән дә кисәтү ясалган хуҗалыклар булды.

Чисталык таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту каралган. Минималь административ штраф суммасы 2000нән 5000 сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk