Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чират кукурузга җитте

Быелгы уңыш тулысынча амбарларга кайтты дияргә мөмкин, бары тик кукурузны гына җыеп аласы калды. Ул районыбызда 4169 гектарда игелгән иде. Аннан 79228 тонна силос салу планлаштырылса, бүгенге көнгә үтәлеш 78 тонна тәшкил итә. "Кукмара" агрофирмасында кукурузны силос салу өчен генә түгел, орлык алу өчен дә үстергәннәр. Андый төр сорт "Правда"...

Быелгы уңыш тулысынча амбарларга кайтты дияргә мөмкин, бары тик кукурузны гына җыеп аласы калды. Ул районыбызда 4169 гектарда игелгән иде. Аннан 79228 тонна силос салу планлаштырылса, бүгенге көнгә үтәлеш 78 тонна тәшкил итә.

"Кукмара" агрофирмасында кукурузны силос салу өчен генә түгел, орлык алу өчен дә үстергәннәр. Андый төр сорт "Правда" бүлекчәсенең телевышка янындагы 50 гектарлы басуын били. Узган атнада аны суктыруга керештеләр. Әлеге эш Байлангар авылыннан Расим Җәләев белән Ринат Галиевларга йөкләнгән.

-Моңарчы игеннәрне урып-җыюда эшләдек, барлыгы12 мең центнер ашлык суктырдык. Көннәр матур торса, кукурузның уңышын җыю да озакка бармас, - диләр соңгы җиде елда кыр корабын бергә иярләүче комбайнчылар.

Кукуруз чәкәннәрендә орлык сап-сары булып җитешкән.

-Безнең агрофирмада гына түгел, районда беренче тапкыр кукуруз орлыгы суктыру бу, - ди баш агроном Илназ Галәветдинов. - "Кубанский-101" сорты орлык алу өчен уңай: өч айда җитешә. Ун гектарның уңышы суктырылды инде. Җыеп алынган орлыкны Өлгенең ындыр табагында яхшылап киптерәбез. Ул катнаш азык сыйфатында терлекләргә ашатылачак. Бөртекләрне сыту-ваклау өчен тегермәнебез бар. Тиешенчә эшкәртеп биргәндә, рационны баланслау өчен менә дигән азык, жмыхны алыштыра. Күләме дә булачак: һәр гектардан 60-70 центнер бөртек суктырыла. Бездәге табигать шартлары өчен бу - яхшы күрсәткеч.

Югары уңыш үстерү һава шартларына, агротехник таләпләрнең сыйфатлы итеп башкарылуына һәм орлыкка бәйле, дип әйтү берәүгә дә яңалык булмас. Җирне тиешенчә эшкәртмичә чәчкән вакытлары булды - кукуруз биеклеге 20-30 сантиметрдан артмады. Ә быел аны көздән яхшылап сукаланган басуларга чәчкәннәр. Җәен рәт араларын эшкәртүне дә соңартмаганнар. Шуңа яшел масса алу өчен үстерелгәне дә йөзне кызартырлык түгел.

-Һәр гектардан уртача 250 центнер масса алына. 7 мең тонна силос салу планы куелган иде, 6 мең тоннадан күбрәк салынды инде.Тагын 150 гектарның уңышын җыясы калды, - ди Илназ.

Кукурузны урып-җыюга ике "Полесье", җиде КамАЗ машинасы беркетелгән. Чокырга салынган массаны тәүлек буе таптату оештырылган. Тагын мең ярым гектарда җир эшкәртәсе калган. Шуның белән быелгы кыр эшләренә нокта куелыр. Тик озакка түгел - биш-алты айдан соң басуларда яңадан хәрәкәт башланыр.

-29 июльдә урып-җыюга керешкән идек, эшнең инде азагы күренә башлады, - диләр Расим Җәләев белән Ринат Галиевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk