Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чебиләргә санкция янамыймы?

Кошчылык белән шөгыльләнүчеләр әлегә хәлнең тотрыклы булуын әйтте.

Әниләрнең, февраль аенда ук инкубатордан чеби алу өчен, кичтән Кукмарага барып кунганнарын хәтерлим. Иртә таңнан чиратка басып, сары йомгакларны шәл уралган кәгазь тартмага тутырып, икенче көнне төшке автобус белән өйгә кайтып җитә иде алар. 

Шөкер, хәзер заманалар үзгәрде. Чебиме, каз бәбкәсе я үрдәкме – кайсы һәм нинди зурлыктагысы кирәк, һәммәсен өеңә кадәр алып килеп, хәтта оясына ук кертеп җибәрәләр. Шулай да быел кайберәүләр тавык йомыркалары чит илдән кертелә икән, чебисез калмасак ярар иде, дип борчылып алды үзе. Әмма кошчылык белән шөгыльләнүчеләр әлегә хәлнең тотрыклы булуын әйтте.

«Безнең кошчылык өлкәсендә тәҗрибәбез шактый зур, 20 еллар тирәсе бардыр. Үзебезнең инкубатор булмаганлыктан, кош-кортларны башлыча ышанычлы, күп еллар хезмәттәшлек итә торган Оренбург һәм Көньяк Осетиядәге кошчылык фабрикаларыннан алып кайтабыз, халыкка тәүлеклек, ике атналык, бер айлык, 40 көнлек чебешләр тәкъдим итәбез. Шулай ук ит өчен дә үстереп сатабыз. Бернинди кытлык юк. Эшне “Меркурий” автоматлаштырылган системасы ярдәмендә алып барабыз, анда чебешләр белән сәүдә итү өчен мөһим булган барлык документлар да күрсәтелә, шулай ук программада кошларга ясалган вакциналар турында да мәгълүматлар була. Шуның өчен тыныч күңел белән сатып алырга мөмкин», - ди Кукмарадан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айгөл Рәхимуллина.

Постников-Починок авылындагы Баһаманов фермер хуҗалыгы исә күп еллар үз инкубаторларында кош-кортлар чыгарып, аларны үстереп сата. Берьюлы 90 мең йомырка сыешлы инкубаторда беренче партия чебешләр быел 4 апрельдә чыккан. Шулай ук биредә каз һәм үрдәк бәбкәләре дә бар. 

«Без, гадәттә, Чехиядәге кошчылык фабрикасы белән хезмәттәшлек итә идек. Быел йомыркаларны Төркиядән кайтардык. Начар дип әйтмәс идем. Беркем дә борчылмасын, һәркемгә кош-корт җитәрлек булачак. Шөкер, заказлар күп. Беренче партия чеби өчен, йомыркалар кайтканчы ук язылып куйганнар иде, шуңа да алары ияләрен тиз тапты. Бер айлыкларны аеруча теләп алалар, көзгә таба итләтә дә сатабыз», - ди хуҗалык башлыгы Линар Баһаманов. 

Узган ел белән чагыштырганда кош-корт бәяләре бераз арткан. «Еврога бәйле рәвештә йомырка хакы үсте бит, аннары катнаш азыкның бәясе дә якынча 30 процентка артып кайтты. Әмма бездә бәяләр тотрыклы», - ди ул. 
 

Көч һәм хезмәт сораучы шөгыль

 

Инкубатор сатып алып, үзләре кош-корт чыгаручылар да юк түгел районда. Шушы көннәрдә Балыклы авылында яшәүче Лилия һәм Алмаз Гариповлар биләмәсендә булып кайттык. 

«Без, элегрәк тавык көртли башласа, аның үзе утырып чебеш чыгарганына риза була идек. Көннәрдән беркөнне уйлаштык та инкубаторда чебиләр чыгарып карарга булдык. Кызыксынуыбыз елдан-ел артты, нәтиҗәдә кечкенә инкубатордан 72 йомырка сыя торганны сатып алдык. Анда иң элек үзебезгә дип гади тавык чебие, каз, үрдәк бәбкәләре чыгардык. Хәзер инде ике зур, ике кечкенә инкубатор белән эш итәбез. Башта чыгымнары шактый булды үзе, әмма хыялларны чынга ашырасы килә бит. Эшли башлагач, үз-үзен каплады ул аннары. Без бройлерларның КОББ-500, РОСС-308 дигән токымнарына өстенлек бирәбез. Йомыркаларын Чехия, Испаниядән заказлар белән кайтардык. Киләчәктә йомыркалар читтән кертелми башласа, башка юллар эзлисе булыр инде», - ди алтынчы ел әлеге шөгыль белән мавыгучы Гариповлар.

Беренче партия йомыркалар инкубаторга 8-10 март тирәләрендә куела икән. Бу эш июнь аена кадәр дәвам итә, барлыгы өч партия чебеш чыга. 

«Инкубаторны сатып алу гына түгел, аны бит әле даими рәвештә күзәтеп тә торырга кирәк. Җылылык 37,7-38 градус тирәсендә тирбәлергә тиеш. Йомыркалар инкубаторда автомат рәвештә әйләнәләр, дымлылыкны ул үзе көйли, кирәк вакытта су сиптерә. Без бройлер чебидән тыш каз, үрдәк, күркә, бытбылдык та чыгарабыз. Күркәне сатабыз, ә каз-үрдәк үзебез өчен генә. Бройлер чебиләр йомыркадан 21 көннән соң чыга. Аларның һәрберсен алдан әзерләп куелган, җылытылган читлекләргә урнаштырып барабыз, бары тик коры катнаш азык кына ашатабыз, суларына биш көн буе витамин салабыз. Шулай ук безнең аерым кош-корт үстерү өчен булган җылы идәнле оябыз да бар. Сары йомгакларны бер айлык итеп үстереп сатабыз, даими клиентларыбыз шактый, чыбыксыз телефон яхшы эшли. Кайберәүләр хәтта көздән үк язылып куялар. Бу мавыгуыбыз сезонлы, җәй уртасына кадәр генә барса да, шактый күп көч һәм хезмәт сорый. Әмма безне нәтиҗәсе сөендерә. Тырышкан кешегә авыл җирендә өстәмә акча эшләү өчен бик җайлы юл», - ди гаилә башлыгы.


 

Таләпләр һәркемгә бер

 

Районда рәсми рәвештә кошчылык белән шөгыльләнүчеләр шактый. Кайбер эре крестьян-фермер хуҗалыклары үз инкубаторларында кош-корт чыгарса, икенчеләр алу-сату юнәлешендә хезмәт куя. 

«Фермер хуҗалыклары да, шәхси эшмәкәрләр дә ветеринария берләшмәсендә теркәлеп, барлык таләпләрне дә үтәргә тиеш. Кошчылык сезоны вакытында чеби, каз-үрдәк бәбкәсе кирәк түгелме дип ишек шакучы алыпсатарлар да очрый. Һәркемгә дә ышанырга ярамый, сатучыларның документларын, кош-корт турындагы белешмәләрен сорарга кирәк. Чөнки таләпләр һәркемгә дә бер. Безнең төп максатларның берсе – райондагы иминлекне тәэмин итү, чит төбәкләрдән кертелүче кош-кортларның чир таратуларына юл куймау. Шуның өчен дә алып-сату белән шөгыльләнергә теләүче һәркем, берләшмәгә килеп, чебеш һәм бәбкәләрне кайдан алып кайтырга җыенуы турында заявка бирергә тиеш. Без исә, үз чиратыбызда, мөрәҗәгатьне республиканың Баш ветеринария идарәсенә юллыйбыз. Алар тарафыннан төбәкнең, районның, фермер хуҗалыгының иминлеге тикшерелә. “Меркурий” системасында теркәлгән һәм электрон сертификаты булганнар гына кошчылык юнәлешендә эшли ала», - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Эльвиз Фәйзуллин.
 
Асия ХАФИЗОВА, Әсән-Елга:

- Без кош итен бик яратабыз, шуның өчен бер генә түгел, хәтта өч партия дә алабыз. Мин үзем азыкны алдан күп итеп әзерләп куярга күнеккән. Арпа, бодай ярмаларын да тарттырабыз, кукуруз, борчак, сөяк оннарын сатып алабыз. Чебиләр юлдан кайткач стресс кичерә, шуның өчен ул көнне коры катнаш азык һәм чиста су гына бирәм. Алга таба иртәнге суларына сыегайтып ясалган марганцовка эремәсе кушам. Аннары әкренләп ипи җебетә, бәрәңге пешерә башлыйм. Витамин булсын дип, азыкларына бераз акбур да өстим. Көздән кычытканны лапаска җыеп куеп киптерәм дә шуны азыкларына берәр уч уып салам. Чәкчәк, пәрәмәчләр пешергәннән соң калган сыек майны да җыеп барам, ул да чебешләрнең азыкларына кушарга бик әйбәт. Шулай ук иттарткычтан чыгарылган вак кишерләрне дә бик яратып ашыйлар. Тору урыннары коры булса, чебиләр аксамый. Без, коры пычкы чүбе түшәп, аны өч көнгә бер алыштырып торабыз. Кыскасы, алдан әзерлегең булса, чеби үстерүнең бер авырлыгы да юк.
 
Шәхси эшмәкәр һәм фермер хуҗалыкларында катнаш азык бәясе капчыкның авырлыгына һәм кайдан кайтуына карап куелган. Башлыча 750, 850, 950, 1050 һәм 1250 сум тирәсендә тирбәлә. Шәһәрнең бер ветеринария даруханәсендә тавык-чебеш өчен махсус катнаш азыкның 10 килограммлысы – 600, ә 35 килограммлы бер капчыгы 1100 сум тора.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев