Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чарлы авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты (+Фоторепортаж)

Чарлы авылында республика программасы кысаларында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Һава торышы бәйрәм тантанасын гына көткән диярсең: авылда күкрәп, тирә-юньне сафландырып, күптән көтеп алынган җәйге җылы яңгыр явып узды. ...Мәдәният йорты тирәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм - табаларда чыжлап коймак-беленнәр пешеп, самавырларда чәйләр кайнап тора, тирә-юньгә дәртле көй-моң агыла....

Чарлы авылында республика программасы кысаларында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты.

Һава торышы бәйрәм тантанасын гына көткән диярсең: авылда күкрәп, тирә-юньне сафландырып, күптән көтеп алынган җәйге җылы яңгыр явып узды.

...Мәдәният йорты тирәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм - табаларда чыжлап коймак-беленнәр пешеп, самавырларда чәйләр кайнап тора, тирә-юньгә дәртле көй-моң агыла.

-Сөенечебезнең чиге юк. Бәйрәм чаралары оештыру, истәлекле даталарны билгеләп үтү, танылган артистларны концерт программасы белән үзебезгә чакыру түгел, бина эченә хәтта керергә дә куркыныч иде. Клубыбызны танырлык түгел хәзер, озын гомерле генә була күрсен, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, "Сударушки" ансамбле солисты Зөбәрә Мөлекова.

Чарлыларның шатлыгын район җитәкчесе Сергей Димитриев та уртаклашты, үзенең котлау сүзләрен ирештерде.

-Мәдәният йорты бүген, чын мәгънәсендә, үзенең икенче "яшьлеге"н кичерә. Рафис Кәримов җитәкчелегендәге "Кукморстройсервис" төзүчеләре аны үзгәртеп коруда үзләреннән зур өлеш керттеләр. Гореф-гадәтләрне саклап калуда, үстерүдә, яшьләрнең ялын файдалы итеп оештыруда мәдәният учакларының әһәмияте бик зур. Әлеге мәхабәт бина да беркайчан буш тормасын, аралашу, рухи тәрбия бирү урынына әверелсен иде, - диде ул.

-Моннан 33 ел элек төзелгән мәдәният учагы инде шактый тузган иде. Хәзер исә карап кына торырлык, - ди Чарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Нәҗмиев. - "Авыл клублары" республика программасы буенча мәдәният йортында бик күп эшләр башкарылды: тәрәзәләр, түбә тулысынча алыштырылды, стена-түшәмнәр төзекләндерелде, стеналар штукатурлап буялды, сәхнә ясалды, челтәрләргә кадәр яңартылды. Төзүчеләргә зур рәхмәт. Хәзер исә авыл халкына, аеруча яшьләргә булганның кадерен белеп, саклап тотарга кирәк!

Яңа клуб белән танышканнан соң, авыл халкы зур, иркен, якты залда җирлек һәм район Мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk