Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел районыбызда дүрт спорт мәйданчыгы сафка басачак

Бу көннәрдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты бара. Республика өчен зур әһәмияткә ия булган әлеге чараның ачылу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Казан соңгы елларда Россиянең иң яхшы инфраструктуралы спорт башкаласына әверелде. Республикабызга Россия күләмендә генә түгел, дөнья дәрәҗәсендәге эре спорт...

Бу көннәрдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты бара. Республика өчен зур әһәмияткә ия булган әлеге чараның ачылу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Казан соңгы елларда Россиянең иң яхшы инфраструктуралы спорт башкаласына әверелде. Республикабызга Россия күләмендә генә түгел, дөнья дәрәҗәсендәге эре спорт чараларын үткәрүне дә ышанып тапшыралар. Профессионаллар һәм спорт сөючеләргә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү өчен башкалада гына түгел, район һәм авылларда да шартлар тудырылу аеруча сөенечле. Кукмарабызны гына алыйк. 2013-2014 елларда районыбызның Вахит, Нырья, Байлангар, Олыяз, Зур Сәрдек, Зур Кукмара, Югары Чура авыл җирлекләрендә, Манзарас, поселокның өченче, дүртенче урта мәктәпләрендә, "Зилант" спорткомплексында баскетбол, волейбол, мини-футбол уйнау өчен мөмкинлекләре булган 11 универсаль спорт мәйданчыгы сафка басты. Әлеге мәйданчыкларның барысы да Универсиада объектларын төзегәндә күрсәтелгән ярдәм өчен республика президент программалары кысаларында сафка басты.

-Районыбызда спортка аеруча зур игътибар бирелә. Балалар, яшүсмерләр, яшьләр генә түгел, хәтта өлкәннәр дә "Зилант", "Ялкын", "Атлант" спорт клубларында тәҗрибәле тренерлар кул астында үзләре теләгән спорт төрләре белән шөгыльләнә алалар. Шулай ук "Олимп" боз сараенда да хоккей, фигуралы шуу буенча түгәрәкләр оешкан, - ди район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдинов. - Моннан өч ел элек Вахит авылында да зур спорт залы булган мәдәният йорты ачкан идек. Җирлек халкы, аеруча яшьләр, әлеге залга бик теләп йөриләр. Спортчыларыбызның районда гына түгел, хәтта республика дәрәҗәсендә дә призлы урыннар яулавы безнең өчен зур мәртәбә.

Агымдагы елда районыбызның Нырты, Лубян, Туембаш җирлекләрендә һәм Кукмара беренче гимназиясендә дә универсаль спорт мәйданчыклары сафка басачак. Ә инде 2016 елның планында исә Лельвиж, Ядегәр, Пычак җирлекләрендә, Камышлы авылы янындагы "Нараткай" лагеренда һәм поселокта да спорт мәйданчыклары төзү каралган.

-Безнең төп максат - район халкын спортка тарту. Йөгерүме, футбол-хоккеймы - спортның нинди генә төре булмасын, аның сәламәтлек өчен файдасы зур. Район җитәкчесе Сергей Димитриев белән берлектә район Советы, Башкарма комитет хезмәткәрләреннән команда туплап, атнаның һәр пәнҗешәмбесендә авыл җирлекләрендә футбол матчлары оештырабыз. Авыл яшьләренең бар күңелләрен биреп футбол уйнауларына күңел сөенә, - ди Ягъфәр Зыятдинов. - Башкарасы эшләребез, киләчәккә планнарыбыз зурдан. Туеш микрорайонында универсаль спорт залы төзү уе да юк түгел.

Узган ел поселокның "Төзүче" стадионында футбол кыры куллануга тапшырылган иде. Аның мәйданына урнаштырылган сигез миллион 500 мең сумлык чимал - ясалма чирәм, мәрмәр таш кыйпылчыклары һәм кварцлы ком "Бердәм Россия" партиясенең бүләге булды. Хәзерге вакытта әлеге спорт мәйданчыгында реконструкция эшләре бара. Төгәлрәге, анда яңа киенү-чишенү, юыну бүлмәләре ясыйлар. Ә инде футбол кырыннан бераз читтәрәк йөгерү юлы, мини-футбол, балалар өчен махсус уен мәйданчыгы булачак. Әлеге эшләр республика президент программасы кысаларында һәм Казан шәһәренең мэры - Кукмара кияве Илсур Метшин ярдәме белән башкарыла.

-"Строй-Гарант" оешмасының мастер Илнар Билалов җитәкчелегендәге бригада егетләренә рәхмәтебез зур. Һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар, - ди күппрофильле лицейның футбол буенча тренеры Илнар Имамиев. - Төзелеш эшләре баруга карамастан, мәйданчыктан халык өзелми. Һәр атнаның шимбә-якшәмбесендә якташыбыз, һәвәскәр футболчы Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә футбол ярышлары уза.

2013-2014 елларда Татарстанда 322 спорт мәйданчыгы төзелде. Быел исә 10 спорт объекты (шуларның бишесе йөзү бассейны белән) куллануга тапшырылачак. Объектлар республика бюджеты хисабына һәм федераль программалар кысаларында төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk