Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Кукмара аша тимер юл узуга 100 ел тула

Шушы вакыт эчендә күпме пассажир һәм йөк поездлары безнең төбәк аша узгандыр?! XX гасыр башында тимер юл транспортын куллану илнең икътисадый үсешендә зур роль уйнаган. Чөнки товар әйләнеше су юлы һәм җигүле транспорт белән тормышка ашырылган. Бу зур шәһәрләргә ерак урнашкан эшкуарлар өчен бик күп уңайсызлыклар тудырган. Шуның өчен дә...

Шушы вакыт эчендә күпме пассажир һәм йөк поездлары безнең төбәк аша узгандыр?!

XX гасыр башында тимер юл транспортын куллану илнең икътисадый үсешендә зур роль уйнаган. Чөнки товар әйләнеше су юлы һәм җигүле транспорт белән тормышка ашырылган. Бу зур шәһәрләргә ерак урнашкан эшкуарлар өчен бик күп уңайсызлыклар тудырган. Шуның өчен дә зур фабрикалар тотучылар Русия хөкүмәтенең 1911 елда Мәскәүдән Екатеринбургны тоташтыручы тимер юл проектларын әзерләүне хуплап каршы алалар. Бу юл бөтен Россия аша үтеп, Себер һәм Ерак Көнчыгышны тоташтырырга тиеш була. Казан - Сарапул - Екатеринбург һәм Түбән Новгород - Малмыж - Екатеринбург юлын төзү буенча эшләнгән ике проект та төбәкләр арасында бик күп бәхәсләр уяткан.

1912 елның 27 апрелендә министрлар Советы утырышында Мәскәү - Казан тимер юл оешмасының Казан - Сарапул - Екатеринбург проекты бертавыштан җиңеп чыга. Әмма әлеге тимер юлның Кукмара авылыннан 20 чакрым ерактан үтүе Кукмара һәм Мамадыш өязе фабрикантлары өчен уңайсыз булуы ачыклана. Бу мөһим эш белән Кукмара авылының "Бертуган Комаровлар" сәүдә йорты хуҗасы Николай Комаров шөгыльләнә башлый. Ул земство комитеты исеменнән Мәскәү - Казан тимер юлы җитәкчелегенә хат юллап, тимер юлның Кукмара аша үткәрелүе файдалы булачагын җиткерә. Фабрикант моны икътисадый яктан отышлы дип саный. Аның әзерләгән белешмәсеннән күренгәнчә, районга ел саен 720 мең пот йөк килгән, читкә 980 мең пот товар чыгарылган. Николай Комаровның тырышлыгы нәтиҗәсендә Казан-Екатеринбург тимер юлының бөтен участокларында эш башлана.

1914 елда Кукмара районы территориясендә Казан белән Уралны тоташтыручы тимер юл салына башлый. Аны казармаларда яшәп, немец хәрби әсирләре сала. Ике елдан инде Кукмара авылы аша 34 чакрымлы бер юллы тимер юл уза. Шулай итеп, юллар күтәрелә, рельслар салына. Беренче рельслар да, паровоз һәм вагоннарның тәгәрмәчләре дә тешле булган. Юл аша атна-ун көнгә бер мәртәбә генә составлар узган. 1930 елда икенче юлны уздыру өчен Нурминкә елгасы аша күпер төзелә. Юл төзелешендә Кукмара халкы белән бергә Беренче Бөтендөнья сугышының әсир хәрби немец солдатлары катнаша.

1920 елда Кукмарада беренче тимер юл вокзалы сафка баса. Ул Кукмара халкына һәм килгән кунаклар өчен 85 ел хезмәт итә. 2005 елның февралендә хәзерге вокзал фундаментына беренче нигез ташы салына һәм шушы ук елны куллануга тапшырыла.

Ә 1991 елда Кукмара киез итек фабрикасы директоры Шамил Әхмәтшин тәкъдиме белән фабрика каршына поездларның тукталыш платформасы ясала. Тукталышның рәсми исеме "927нче чакрым" булса да, халык телендә ул "Бертуган Комаровлар" дип йөртелә. Фабрикантларның район халкы өчен эшләгән яхшылыклары әнә шулай үзләренә һәйкәл булып кайтты.

Лилия ГАЛИМУЛЛИНА, музей хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев