Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Татарстанда бары авыл Сабан туйлары гына үтәчәк

Бөтен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырылачак авыл бәйрәмнәре 4 июльдә уздырыла.

Быел Сабантуй 4 июльдә авыл торак пунктларында гына узачак, ә шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә үткәрелмәячәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Авыл Сабан туен Президент иң дөресе дип саный: «Ул - чын бәйрәм, барлык туганнар, тальян моңы, бию белән. Нинди дә булса җитди спортчыдан башка һәркем көрәшә ала. Зур булмаган чаралар бик мөһим». 

Әлеге чара санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килештереп үткәрелергә тиеш, дип тә искәртеп узды.

«Куркыныч зур, ул әле саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә Сабантуй уздырмаячакбыз дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында без, әгәр җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә, халык фикерен исәпкә алып, аларны үткәрүне хәл итәбез. Чөнки авыл Сабантуйлары — табигатьтә кечкенә генә бәйрәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk