Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Лубян урман-техник көллиятен 72 студент тәмамлады

Студентларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килгән иде.

Бүген Лубян урман-техник көллиятенең чыгарылыш студентларына дипломнар тапшырылды. Тантана сәбәпчеләрен истәлекле вакыйга белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев һәм көллиятнең директоры Рим Фәхразиевлар тәбрикләп, алга таба тормышларында уңышлар теләделәр.

«Лубян урман-техник көллиятендә студентларны уңышлы укыту, югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Шуңа күрә алга таба да сез тормышыгызны урман тармагы белән бәйләрсез һәм безнең сафларга басарсыз, дип ышанам. Мин һәрвакыт сезнең белән аралашырга, сөйләшергә әзер. Ә урманга хезмәт итү гади генә эш түгел, ул - табигатьне ярату дигән сүз. Сез тарихи вакыйга - 100 еллык юбилей елында кулыгызга дипломнар аласыз. Шуңа күрә бу истәлекле дата беркайчан да онытылмас, күңелләрегездә мәңге сакланыр. Котлыйм сезне!» - дип билгеләп үтте министр чыгышында.

Быел көллиятнең көндезге уку бүлеген барлыгы – 50, ә читтән торып уку бүлеген 22 студент тәмамлаган. Алар икътисад һәм бухгалтер исәбе төркеме, урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше төркемнәрендә белем алган. Студентларның сыйныф җитәкчеләре – Илдар Галиев, Павел Сухов, Эльвира Вәлиуллина, Альбина Сибгатуллиналар берничә ел дәвамында студентларның иң якын кешеләренә әверелгән. Алар, безнең тәрбия эзсез генә узмагандыр, киләчәктә дә тормышыгызда ярдәм итәр, башыгызны югары күтәреп, алга атлагыз дип, соңгы тапкыр нәсихәтләрен әйтеп, укучыларын олы юлга озатты.

Бүгенге бәйрәм, берьяктан, күңелле, икенче яктан караганда, бик моңсу иде. Берсеннән-берсе матур егет-кызлар ныклы адымнар белән олы юлга аяк бастылар. Ә Лубян урман-техник көллиятендә тормыш дәвам итә, ул үзенең юбилеена һәм яңа укучыларны кабул итәргә әзерләнә.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев