Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Кукмарада телевидение ачылды

Телевидение эшли башлаганнан бирле 70тән артык сюжетыбыз дөнья күрде инде.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең бер филиалы булган редакциябез зур үзгәрешләр кичерде: район башлыгы инициативасы һәм республика Президенты ярдәме белән быел Кукмарада телевидение ачылды.

Ул әлегә эшчәнлеген “Хезмәт даны” газетасы редакциясе бинасында алып бара. Тиздән газета белән телевидение бергәләп Октябрь урамында урнашкан төзекләндерелгән бинага күчәчәк. Бүгенге көндә шуңа әзерлек эшләре бара. “Кукмара авазы” радиосын да тиздән филиал карамагына күчерү күздә тотыла. Шулай итеп, редакциябез зур мәгълүмати үзәккә әвереләчәк.

“Кукмара24” тапшыруларын Летай операторыннан файдаланучы һәркем карый ала. Ул “Татарстан24” каналында җомга көнне 19 сәгатьтә эфирга чыга. Тапшыру шимбә көнне иртәнге 7 сәгатьтә, дүшәмбе 19 сәгатьтә кабатлап күрсәтелә. Яңа бинага күчеп, телестудияне җиһазлау төгәлләнгәч, һәм коллектив тулысынча туплангач, тапшыруларның күләмен өч сәгатькә кадәр арттыру күздә тотыла. Ә хәзергә баш мөхәррирнең телерадиокомпания буенча урынбасары Динара Хәбибуллина, корреспондент Айсылу Мөхәммәтҗанова, оператор Марат Сабирҗанов, монтажчы егетебез Азат Нигъмәтуллин, стажер Руслан Мөбарәкшиннар тырышлыгы белән район тормышына кагылышлы вакыйгалар, яңалыклар, халыкны борчыган сораулар буенча кызыклы да, файдалы да сюжетлар әзерләнә.

Алга таба планнары белән танышу өчен, сүзне Динара Гани кызының үзенә бирик әле:

- Планнар бик зурдан. Телевидение кеше тормышында мөһим роль уйный дисәк, ялгыш булмас: без районда булган яңалыкларны, төрле чараларны яктыртабыз. Төп максатыбыз – тырыш, уңган райондашларыбызны республикага таныту, халыкның фикерен, төрле мәсьәләләргә карашын экран аша башкаларга да җиткерү. Киләчәктә дә районыбызның һәр тармактагы эшчәнлеген, төрле милләт халкының тормышын, гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен яктыртачакбыз, шулай ук булган проблемалар, бергәләп хәл итәсе мәсьәләләр дә күз уңаеннан читтә калмаячак. Гомумән алганда, төрле темаларга кагылышлы программалар әзерләү буенча уй-фикерләребезне туплыйбыз.

Телевидение эшли башлаганнан бирле 70тән артык сюжетыбыз дөнья күрде инде. Халык та безне таный башлады, бик теләп интервьюлар да бирәләр. Без моңа бик шат. Киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез.

Телевидение – үз эше белән шөгыльләнүчеләргә җитештергән продукциясен яки күрсәткән хезмәтен халыкка җиткерү мөмкинлеге дә ул. Мондый рекламаларны без телепрограмма кысаларында күрсәтәбез, социаль челтәрләргә урнаштыру мөмкинлеге дә бар. ТВга реклама-белдерүләр бирү тәртибе белән тулырак редакциянең реклама бүлегендә таныша аласыз, аның телефон номеры – 2-65-58.

Шулай ук котлаулар программасы да әзерләячәкбез. Бу – туганнарыгызны, дусларыгызны телевидение экраннары аша котлау мөмкинлеге дигән сүз.

Зәңгәр экраннар аша кабат күрешкәнгә кадәр, дуслар!

фото: Фәнил Мәрсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев