Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Кукмара районының дүрт мәктәбендә азык блоглары ремонтланган

Ремонт республика программасы кысаларында ясалган.

Мәктәпләрнең азык-төлек блогын капиталь төзекләндерү һәм җиһазландыру буенча республика программасы уңышлы гына эшләп килә. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин сүзләренә караганда, бүгенге көнгә кадәр барлык белем бирү учреждениеләренең 70 проценты инде программа буенча яңарыш кичергән. Быел Лельвиж, Югары Чура, Поч. Кучук һәм Кукмара 4нче урта мәктәпләренең азык блогында төзекләндерү эшләре алып барылган. Бер түбә астына балалар бакчасы кертелгән вакытта Кәркәүч, Түбән Үрәс, Чарлы, Түбән Өскебаш, Урта Комар мәктәпләренең ашханәләре дә ремонтланган булган.

Поч. Кучук урта мәктәбендә, Иске Кенә, Княгор, Кенәбаш, Кызыл Октябрь авылларыннан килеп, 72 бала белем ала. Укучылар, ана теле буларак, мари һәм татар телләрен өйрәнә, ә калган фәннәр барысы да русча алып барыла. Мәктәп директоры Алмаз Фәйзрахмановның сүзләренә караганда, белем йортына 2013 елда өлешчә ремонт ясалып, бинаның түбәсе алыштырылган, барлык тәрәзә-ишекләр, җылылык системасы яңартылган булган. Быел исә мәктәпнең азык-төлек блогына капиталь төзекләндерү үткәрелгән. 

«Төзелеш оешмасы хезмәткәрләре эшкә апрель аенда тотынганнар иде, август башларында төгәлләделәр. Республика программасы буенча яңартылган азык-төлек блогы 3 миллион 800 мең сумга (3 миллион 300 меңе — ремонт эшләре, 500 меңе — җиһазлар) төште. Азык-төлек блогында идән, түшәм, электр чыбыклары, су һәм канализация системалары тулысынча алыштырылды, яңа цехлар ясалды. 120 мең сумга заманча пешерү плитәсе, 170 мең сумга пешкән ризыкны билгеле бер температурада тота, махсус капкачлы савытлары булган мармит дип атала торган җиһаз, савыт-саба юу өчен мойкалар, өстәл һәм стеллажлар кайтты», — ди Алмаз Вакыйф улы.

Мәктәпнең аш бүлмәсе 64 балага исәпләнгән. Һәр укучы да кайнар аш белән тәэмин ителә. Биредә бар җир ялт итеп тора, краннан җылы һәм салкын су ага. Кулларны юып киптерәсең дә табын артына үтәсең. Беренчел, икенчел эшкәртү, кайнар һәм салкын, төяү-бушату, ит-балык савыт-сабаларын юу, пешерү, тарату цехлары рестораннарныкыннан ким түгел. Яшелчә, сөт ризыклары, ит-балык продуктлары өчен суыткыч, туңдыргычлар да бар, су җылыткыч бойлерлар да эшне тиешенчә башкару өчен уңайлы. «Кайбер цехлар безнең элек тә бар иде. Хәзер инде бөтенләй башка, заманча», — ди пешекче ханымнар. 

Белем учагы 2010 елда балалар бакчасын да үз янына сыендырган. Бакчада тәрбияләнүче 11 бала өчен аерым пешекче билгеләнгән. Сабыйларны тәм-томнар белән Инна Искәндәрова сыйлый. Ә инде мәктәп укучылары һәм укытучылар өчен Любовь Кривокорытова һәм Лариса Александровалар пешерә. 

«Яңа уку елыннан ремонт ясалган ашханәдә эшлибез. Моңа хәтта ышанып та бетмим. Инде шактый еллар бердәм меню нигезендә пешерәбез. Балалар аеруча бәрәңге боламыгы белән кәтлит ярата, шулай ук боткаларны үз итәләр, борщ булган көнне дә тәлинкәләр ялтырап кала», — ди 1994 елдан биредә пешекче вазыйфасын башкаручы Лариса Александрова.

Мәктәпкә азык-төлекне район кулланучылар җәмгыяте китерә икән. 

«Продуктларның һәммәсе үзвакытында кайта, бернинди тоткарлык булганы юк. Икмәкне исә атнага өч көн: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга алып киләләр. Салатларны үзебезнең бакчада үскән яшелчәләрдән ясыйбыз. Гомуми бер гектар мәйданда җиребез бар. Шуның 70 сутыена — бәрәңге, калганнарына кишер, чөгендер, суган, кәбестә утыртабыз. Бакчада балалар да, укытучылар коллективы да эшли. Бергәләп тырышып үстергән хезмәтнең җимеше дә татлы була», — ди директор Алмаз Фәйзрахманов.

Фото: Алия Ярмиева/ Поч. Кучук мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев