Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәрәңге алыр чак

Сентябрь башыннан көнаралаш явып торган яңгырлар бәрәңге алуга тоткарлык ясаган иде. Бу атнада көннәр аязу белән, басуларда кабат кызу эш башланды. "Агрохимсервис" предприятиесе елның елында икенче икмәкне күпләп игә һәм аның төрле сортларын сынап карый. Быел да Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгында "Редскарлетт", "Невский", "Розара", "Ароза", "Роко", "Импала", "Жуковский" сортлары үстерелгән. Әмма...

Сентябрь башыннан көнаралаш явып торган яңгырлар бәрәңге алуга тоткарлык ясаган иде. Бу атнада көннәр аязу белән, басуларда кабат кызу эш башланды.
"Агрохимсервис" предприятиесе елның елында икенче икмәкне күпләп игә һәм аның төрле сортларын сынап карый. Быел да Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгында "Редскарлетт", "Невский", "Розара", "Ароза", "Роко", "Импала", "Жуковский" сортлары үстерелгән. Әмма мәйданын киметеп, 70 гектарга калдырганнар. "Бәрәңгене сату кыен. Бәясе дә ел саен югары булмый. Көз яңгырлы килсә, уңышын җыеп алу да авырга туры килә", - дип аңлатты моның сәбәбен предприятие җитәкчесе Валерий Тимофеев. Бәрәңге алу комбайны да искергән, аны ремонтлап эшләтү елдан-ел күбрәк чыгымнар таләп итә, диләр. Шуңа бәрәңге чүпләүдә күбрәк кул хезмәтенә таяналар. Быел Манзарас, Поч.Кучук, Түбән Үрәс мәктәпләре укучыларын ярдәмгә чакырганнар. Соңгы ике коллектив әле эшкә җыела гына, ә манзараслылар дүртенче көннәрен Иске Оча авылы янындагы 20 гектарлы басуда кайнашалар.
-Узган ел да мәктәбебез укучылары биредә бәрәңге алуда катнашканнар иде. Күрәсең, хезмәтебезне ошатып калганнар, быел да ярдәмгә чакырдылар. Моңарчы көннәр явымлы булгач, рәтләп эшли алмаган идек. Бүген менә көне дә җылы, аяк асты да коры - бәрәңге чүпләве үзе бер рәхәт, - ди мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Мөхәммәтова.
Геннадий Богданов, Владимир Владимиров иярләгән бәрәңге казыгычлар артыннан 30лап бала кызу-кызу чиләкләрен тутыралар. Эш ике сменада оештырылган. Иртәнге якта басуга 7 сыйныф укучылары килсә, төштән соң аларны 8 һәм 10 сыйныф укучылары алыштыра. Мәктәп ашханәсеннән кайнар аш алып килү дә оештырылган. "Агрохимсервис" предприятиесе үзенә ярдәм иткән мәктәп ашханәләрен бәрәңге белән тәэмин итүне үз өстенә алган. Моннан тыш, укучыларга җыелган һәр центнер өчен 50 сумнан хезмәт хакы да түләнәчәк.
Бәрәңге ишле, эре булганда гына аны чүпләве күңелле. Тик бу басу артык югары уңыш белән сөендерми - җәйнең коры, эссе килүе үзен сиздерми калмаган. Ә Үрәсбаш янындагы басуларга зуррак өмет баглыйлар. 18 гектары сугарылган да булган. Күп урыннарда бәрәңге сабагы инде август аенда үк корып бетсә, биредә әле ямь-яшел булып утыралар. Шуңа бераз сабыр итәргә дә булыр иде, әмма көзге көнгә ышаныч аз шул.
-Атна-ун көн эчендә бәрәңге алуны төгәлләргә кирәк. Бүгенге көндә биш трактор басуларны туңга сөрә, тагын 5 көнлек мәйдан калды. Шуның белән быелгы көзге җир эшләре тәмамланачак, - ди Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесе Анатолий Тимофеев.
Рәсемдә: бәрәңге сабагы уручы Николай Егоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X