Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Борчылыр сәбәп юк: Кукмарада кибет киштеләре азык-төлек белән тулы

Кукмарада хәл ничегрәк икәнен ачыкларга теләп, кайбер сәүдә нокталарына сугылып чыгарга булдык.

Соңгы вакытта әле бер кешедән, әле икенчесеннән «Шикәр комы алып калдыгызмы? Кыйммәтләнгән икән», «Кибетләрдә ярмалар да беткән», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Украина белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр гади халык арасында ил тынычлыгы өчен борчылу белән бергә азык-төлек товарларына кытлык булмасмы, дигән шик уятты. Һәм бу хис кешедә үзеннән-үзе паника тудырды. Кукмарада хәл ничегрәк икәнен ачыкларга теләп, кайбер сәүдә нокталарына сугылып чыгарга булдык.

Чыннан да, соңгы вакытта кибетләрдә кеше күплеге сизелә, бу 8 Март бәйрәменә бәйлеме, әллә халыкның киләчәкне кайгыртуымы, аңлап булмый.

«Бездә әллә ни үзгәрешләр юк, бәйрәм алдыннан була торган матавык кына. Хәзерге вакытта күбрәк тәм-том алалар, 8 Март уңаеннан тортларга ихтыяҗ зур булды. Бер кеше дә шикәр комы, ярма сорап килми, эре сәүдә нокталарындагы хәлләрне ишетеп шаккатабыз. Шикәр комын соңгы вакытта гына кайтартканыбыз да юк, чөнки элеккегеләре дә сатылып бетмәде әле. Ярмаларның да сатуда бөтен төрләре бар. Бәяләре дә элеккечә сакланып калды. Азык-төлекне күпләп алып куюны кирәк дип санамыйбыз. Бер елны да халык, кубарылып, карабодай, дөгеләр җыйды, соңыннан бозылып беткәч, чыгарып ташларга туры килде», - диде базарда сату итүче кызлар.

Базарга чәй өстәленә тәм-томнар алырга кергән бер ир-аттан: «Сез шикәр комы, тоз һәм башка товарлар алып куйдыгызмы? Моңа карата фикерегез ничек?» - дип кызыксындык.

«Нәрсәгә алдан алып куярга инде аны? Хәзерге заманда кибеттә әйбер бетәмени? Кешеләрнең шулай шау-шу кубарганын аңламыйм. Әйтерсең, дөньяда шикәр комыннан башка тормыш бармый. Кибеттән күпләп әйбер җыя башласаң, кесәңдә акчаң калмас. Алга таба да яшисе бар бит әле. Шуңа күрә без бөтен товарларны да кирәк булган саен гына алабыз. Әйтик, шикәр комы беткән иде, биш килограмм алып кайттым. Әлегә шунысы җитеп торыр... Халык үзе шау-шу кубара да, аннан бәяләр кыйммәтләнде, дип зарлана. Сатып алучы булгач, бәясен арттыралар, бизнес бит инде ул...» - диде ул, елмаеп.

Без кергән көнне Кукмарадагы эре сәүдә нокталарының берсендә шикәр комы салынган пакетлар өелеп тора иде, дөге, карабодай һәм башка ярмалар да бар, тоз да җитәрлек.

«Чыннан да, соңгы вакытта кибеткә халык күп йөри. Бу, беренчедән, бәйрәмнәр белән бәйле булса, икенчедән, илдәге сәяси вакыйгалар халыкта борчулы хисләр уята. Кешеләр күпләп шикәр комы, он, тоз, ярмалар сатып ала. Безнең кибет җитәкчелеге, әлеге товарларга дефицит булмасын өчен, кайбер чикләүләр һәм сатуга үзенчәлекләр кертте. Әйтик, товарны берәнтекләп сатуга караганда, күпләп сату бәяләре кыйммәтрәк. Мәсәлән, өч килограммга кадәр сатып алганда шикәр комы - 54 сум 99 тиен, ә күпләп алучыларга килограммы - 69 сум 99 тиен, 5 килограммлы токмачның бер кабы - 259 сум 99 тиен, ә күпләп алганда - 299 сум 99 тиен. Тозның бәясе - 8 сум 40 тиен, элек тә шулай иде. Гомумән, кибеттә товарларга кытлык юк, даими рәвештә кайтып тора, шуңа күрә паника тудырырга сәбәп юк», - диде эре сәүдә үзәкләренең берсендә администратор булып эшләүче кыз.  

Кукмарадан Егор абый Мамаев белән эре сәүдә нокталарының берсендә таныштык.

«Ничәнче еллар икәнен төгәл хәтерли алмыйм, әмма элек тә халык шау-шу кубарып ала иде. Ялгышмасам, моннан өч ел элек кенә дә шундый хәл күзәтелде. Аннары күпме азык-төлек бозылып әрәм булды. Шикәр комын әллә ничәшәр капчык алып кую да нәрсә бирә инде ул, белмим?! Мәсәлән, без - өйдә ике пенсионер, шикәр комын шулкадәр күп кулланмыйбыз. Мин гомер буе автомәктәптә инструктор булып эшләдем, 1974 елда кергән идем. Әле быел да Яңа елга кадәр барып әзрәк булыштым. Үзем укыткан кызлар-егетләр урамда очрагач, һәрвакыт күрешеп, исәнләшеп китәләр, бик күңелле. Тырышып эшләп пенсиягә чыккач, акчасын исән-сау тотарга язсын. Хәзерге заманда иң мөһиме – сәламәтлек һәм ил тынычлыгы, калган авырлыкларны җиңәргә була. Телевизордан әледән-әле хәрби операцияләр барган урыннарны күрсәтеп торалар, менә шулар безгә килеп җитмәсен», - диде ул.

Ыгы-зыгыдан файдаланып, бәяләрне күтәреп куйган кибетләр дә бар, билгеле.  Шуңа да алардан товар сатып алганчы, башка сәүдә нокталарындагы хаклар белән танышырга киңәш итәбез. Бүген шикәр комын кыйммәткә сатып алып, бер-ике атнадан аның бәясе төшсә, акча югалтудан терсәкне кабат тешләргә туры килмәсме?

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кибеттэн бар ул эйберлэр, бэясенэ карагыз, эйбер артты дип зарплата лар артмый бит.

    erid: 2VtzqxWHLUk