Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Билет алганчы әҗәтеңне белеш

Кукмара районында яшәүче егет кәләше белән чит илгә туй сәяхәтенә җыенган, билетлар да алдан алынган. Ни аяныч, яшь парның сөенечле сәфәре өзелгән: аэропортта егетнең 30 мең сумнан арткан транспорт салымы түләнмәве ачыкланган.

Зарыгып көткән ямьле җәй җитте. Туган җиребезнең табигате никадәр матур булса да, белүемчә, күпләр чираттагы җәйге ялларын диңгез буенда, чит илләрнең кызу кояшы астында үткәрергә телиләр. Алдан ук әзерләнеп, акча туплап, билетлар алып куеп көтәләр бу көннәрне. Әмма кешенең дәүләткә ниндидер бурычы бар икән, хыяллары аэропортта ук чәлпәрәмә килергә мөмкин.

- Россия законнары буенча андый кешене чит илгә чыгармаска мөмкиннәр, - ди Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлеге хезмәткәре Филсинә Әшрәфҗанова. - Самолетка утыру алдыннан һәркемгә паспорт контроле үтәсе. Чик сакчыларының вазыйфасына,  һәр пассажирның паспорт мәгълүматларын компьютерга кертеп, бурычлылар исемлегеннән эзләү дә керә. Шуңа күрә билет алганчы ук әҗәтләрең турында белешү  һәм түләү хәстәрен күрү хәерле.

Дөрестән дә, кайберәүләрнең түләргә тиешле суммалары хакында белмәүләре дә бар. Бу юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф яки тиеннәре түләнеп бетмәгән һәм пенялар белән “күпергән” салым булырга мөмкин. Түләнеп бетте дип уйлап, аз гына өлеше калган һәм янә пенялар өстәлә-өстәлә җыелган кредит бурычы булуы да ихтимал.

- Белмәдем, суд приставларыннан  кисәтү хаты килмәде, дип тынычлану ярамый, - ди Филсинә ханым. - Әйтик, кеше бер урында теркәлеп, икенче урында яши, ди. Шунлыктан хат аңа барып ирешмәскә дә мөмкин. Шундый бер очрак турында сөйләп китәргә телим. Кукмара районында яшәүче егет кәләше белән чит илгә туй сәяхәтенә җыенган, билетлар да алдан алынган. Ни аяныч, яшь парның сөенечле сәфәре өзелгән: аэропортта егетнең 30 мең сумнан арткан транспорт салымы түләнмәве ачыкланган. Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, һәркем үз бурычлары турында белеп торырга тиеш.

Хәзерге заманда моның бер авырлыгы юк. Түләнмәгән штрафлар дәүләт хезмәтләре сайтында (www.gosuslugi.ru) күренә, салымнарны исә  салым полициясе сайтындагы (service/nalog.ru)  шәхси кабинет аша ачыкларга була. ИНН номерын гына җыясы. Номерны оныткансыз икән, сайтта аны белү өчен мөмкинлек булдырылган. Һәм, әлбәттә, суд приставларының Федераль хезмәте порталына кереп, “Башкарма эшләр банкы” (“Банк данных исполнительных производств”) сервисында (www.fssprus.ru) үз мәгълүматларыңны эзләп табарга кирәк. Шулай ук әлеге Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтының (www.r16.fssprus.ru) “Үз бурычларың турында бел” бүлегендә ачыклый аласыз. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча әҗәтләрне яки башка мәгълүматларны күпфункцияле үзәктә тикшерергә була. Кыскасы, тикшерү өчен мөмкинлекләр зур.

Чит илгә чыгуны чикләүләрне юкка чыгару өчен иң элек бурычны түләргә һәм суд карарын үтәвегез турындагы документны суд приставларына илтеп тапшырырга кирәк. Әмма алдан ук түләргә ашыгыгыз,  бүген яисә иртәгә юлга чыгар алдыннан гына түгел, чөнки  проблемагызны хәл итү өчен, гадәттә, ун көн таләп ителә. 

Ә инде “минем чит илгә барасым юк” дип, алимент түләмәүчеләр яки башка бурычлылар күкрәк киереп йөри алмый, аларны юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә яки автомобиленә арест салырга мөмкин.

фото: шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk