Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фотолар: Бүген Кукмарада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 7нче Бөтенроссия съездының күчмә утырышы булды

Кунаклар Кукмара һәм Зур Сәрдек гимназияләрендә, Манзарас мәктәбендә, Кукмараның “Кыңгырау”, “Кояшкай”, “Йолдызлык”, Зур Сәрдекнең “Әкият” балалар бакчаларында булдылар. 450 делегат катнашында узган чараның программасы да искиткеч бай иде.

Әлеге чарада республикадан килгән 450 делегат катнашты

Бу атнада районыбызда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 7нче Бөтенроссия съездының күчмә утырышы булды. Укытучыларның республика август киңәшмәсе кысаларында үткәрелгән әлеге чарада татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре директорлары, мәгариф идарәсе башлыкларының укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасарлары, милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлар, укытучылар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.

Кунаклар Кукмара һәм Зур Сәрдек гимназияләрендә, Манзарас мәктәбендә, Кукмараның “Кыңгырау”, “Кояшкай”, “Йолдызлык”, Зур Сәрдекнең “Әкият” балалар бакчаларында булдылар. 450 делегат катнашында узган чараның программасы да искиткеч бай иде.

Пленар утырышында Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин да катнашты.
- Һәрберебезне татар телен укыту ничек булыр, аны киләчәк буын өчен саклый алырбызмы, дигән сорау борчый. Бу мәсьәлә бүген мәктәпләрдә, гаиләләрдә генә түгел, ил күләмендә хәл ителергә тиеш. Безгә эшләү өчен шартлар бар, бары тик алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк, - диде ул үз чыгышында. – Бүген без кукмара районында мәгариф эшенең торышы белән таныштык. Биредә күпмилләтле халык яши, алар дус-тату гомер итә, үз телләрендә белем ала. Безне кунакчыл кабул итүләре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Без аларның уңай тәҗрибәләренә, тормыш-көнкүрешләренә сокландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk