Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген иртән-иртүк элеватор каршындагы мәйданда ярминкә үткәрелде

Район мәктәпләре үзләренең участокларында үстерелгән продукцияне, ә балалар бакчалары сабыйлар белән әти-әниләр ясаган күргәзмәне тәкъдим итте.


Бүген иртән-иртүк Кукмараның элеватор каршындагы мәйданда Укытучылар һәм Өлкәннәр көненә багышлап, “Юннат-2021” традицион мәктәп күргәзмә-ярминкәсе башланып китте.

Анда район мәктәпләре үзләренең участокларында үстерелгән продукцияне, ә балалар бакчалары сабыйлар белән әти-әниләр ясаган күргәзмәне тәкъдим итте. 

- Мәктәптә җәй буе эш туктамады: бакча тутырып чәчәк, кишер, чөгендер, кәбестә, кыяр, помидор, борыч һәм башка яшелчәләр үстердек. Ел коры килүгә карамастан, уңыш әйбәт булды. Мәктәп бер гаилә булып эшләде, әти-әниләр, укучылар, укытучылар коллективы бик тырышты. Балалар бакчасы мәктәпкә кушылганнан соң, балалар саны 500дән артты. Билгеле, бакчага продукция аерым килә, ә мәктәптә башлангыч сыйныфлар бушка ашый, урта һәм югары сыйныфларда балалар күп. Бакчада җитештерелгән яшелчәләр хисабына ашау өчен бәя арзан чыга. Моны әти-әниләр яхшы аңлый, шуңа күрә һәрвакыт булышалар, балаларга да хезмәт тәрбиясе кирәк. Җәй көне кич белән мәктәп яны Сабантуй шикелле гөрләп тора. Үткән атнада линейка булды. Анда да сүзне нәкъ менә әти-әниләргә, укучыларга рәхмәт сүзеннән башладык. Әле дә мәктәп яны территориясендә эш дәвам итә. Укучылар белән орлык җыябыз. Һәр сыйныф, укытучыга участок беркетелгән, ул шуның өчен җавап бирә, - диде Манзарас мәктәбе директоры Альбина Мөхәммәтова. 

Ярминкәдә ниләр генә юк: яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кайнатма, дару үләннәре... Хәтта коймаклар белән чәй эчәргә дә була иде. Ә бәяләргә килгәндә, кишер - 25-30 сум, суган – 25-27 сум, вак суган – 100-150 сум, кабак – 20-25 сум, татлы борыч – 40- 50 сум, чөгендер – 20-25 сум... “Быел все по 25”, - дип шаяртты бер сатучы. Шулай ук биредә төрле орлыклар, кул эшләре дә сатылды. Быел бигрәк тә бәрәңге белән сарымсакка сорау зур иде, аны шул арада алып та бетерделәр. 

- Мин Кукмараның Ворошилов урмында яшим, - дип таныштырды үзе белән ярминкәгә килгән Фәния апа Фәхриева. – Мондый чараларны бик яратам, бәйрәм кебек бит. Укучылар көче белән оештырылганын да калдырганым юк, балаларны сөендерү, куандыру өчен киләм. Тырышып әзерләнгәннәре өчен укучыларга, аларның әти-әниләренә, укытучыларга рәхмәтләр укыйм. Әле ярминкәләрне Яңа елга хәтле була, дип ишетеп сөендем. Бик матур яшибез, Аллага шөкер, халык бик тырыш бездә, шуңа күрә тормышлар да җитеш.

Фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәте даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk