Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген “Хезмәт даны” газетасына – 85 яшь! Бәйрәмебез белән, дуслар!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген моннан 85 ел элек, 1930 елның 14 сентябрендә "Колхозчы" исеме астында район газетасының беренче саны дөнья күрә. Аның беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллин Бөек Ватан сугышында Александр Матросов батырлыгын кабатлап һәлак була. Төрле елларда "Колхоз, алга", "Большевик", "Кызыл Кукмара", "Коммунизм таңы", ә 1965 елдан "Хезмәт даны" (Трудовая слава)...

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген моннан 85 ел элек, 1930 елның 14 сентябрендә "Колхозчы" исеме астында район газетасының беренче саны дөнья күрә. Аның беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллин Бөек Ватан сугышында Александр Матросов батырлыгын кабатлап һәлак була.

Төрле елларда "Колхоз, алга", "Большевик", "Кызыл Кукмара", "Коммунизм таңы", ә 1965 елдан "Хезмәт даны" (Трудовая слава) исеме белән чыккан газета, коллектив белән кем генә җитәкчелек итсә дә, нинди генә журналистлар эшләсә дә, район халкы өчен беренче урында торган мәгълүмат чарасы, сердәшче дә, киңәшче дә булып кала. 85 яшь - үзгәрмәс холык, тормыш кануннарына карата төпле фикер формалашкан чор булса да, редакция заман ритмына кушылып яши: халыкка газетаның электрон формасын да, интернет-порталын да тәкъдим итә, алар виртуаль киңлекләрне үз иткән яшьләрдә аеруча зур кызыксыну тудыра. Газета 2012 елдан "Кукмара авазы" радиосын да үз канаты астына алды. Әнә шулай итеп, "Хезмәт даны" киң кырлы эшчәнлек алып бара. Журналистика өлкәсендә иң зур бәйге булып исәпләнгән "Бәллүр каләм" конкурсында ике тапкыр җиңү яулавыбыз шушы эшчәнлеккә зур бәя булып тора.

Әмма сез - тормыштагы бернәрсәгә дә битараф калмаган, гамьле, кайгыны да, шатлыкны да безнең белән уртаклашырга ашыккан укучыларыбыз булмаса, газетабыз район халкының уртак матбугат чарасына әверелә алмас иде. Иҗат утында кайнаган, газета белән тыгыз элемтәдә торган күпсанлы хәбәрчеләребез булу - безнең иң зур уңышыбыз.

Газета коллективын, аның ветераннарын, актив хәбәрчеләрне, укучыларыбызны уртак бәйрәмебез - юбилей белән тәбрик итәм. Сау-сәламәт булыйк, тыныч күңел белән иҗат итик!

Гөлгенә ШӘРИПОВА, газетаның баш мөхәррире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk