Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безне Америкада да укыйлар

Районыбыз тормышы белән Россиядә яшәүчеләр генә түгел, Казахстан, Белоруссия, Германия, Америка Кушма Штатлары, Украина, Болгария, Норвегия, Төркия, Израиль, Үзбәкстан халкы да кызыксына.

Район халкы белән тыгыз элемтәдә тору үз эшчәнлегебезне тагын да яхшырак, сыйфатлырак итеп алып барырга ярдәм итә. Шунысы сөенечле: кайбер көннәрдә телефоннарыбыз һич кенә дә тынмый. Кемдер теге яисә бу язманы бастырганыбыз өчен мактый, рәхмәт сүзләрен ирештерә, үзенең киңәшләрен бирә, ә кемдер, киресенчә, саллы гына итеп шелтәләп, кайвакыт ачуланып та куя. Әмма без аларның берсенә дә үпкә сакламыйбыз, бу юлы да игътибарсыз калдырмаганнар, халык укый бит язмаларны, дип сөенәбез генә.

Тик менә бер тапкыр да кулына газета-журнал тотып карамаган кайбер яшьләрнең фикеренә күз йомып каласы килми. Бер очрашуда Алмаз исемле райондашыбыз да: “Хезмәт даны” - үткән гасыр ул”, - дигән иде. 15 ел дәвамында редакциядә кайнагангамы, дөреслеккә туры килмәүче андый сүзләрне күңелнең һич кенә дә кабул итәсе килми. Газета битләрендә күп кеше үзен күрергә, үзе хезмәт куючы өлкәне чагылдыруыбызны тели, билгеле. Әмма татар һәм рус телләрендә нәшер ителүче “Хезмәт даны” газетасын һәрдаим укып баручылар ялганларга ирек бирмәс: без бер генә тармакны да читләп узмыйбыз. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать, җирлекләр тормышы, мәгариф, мәдәният, төзелеш, спорт, медицина... – боларның барысы да газета мәйданының мөмкинлегенә карап яктыртып барыла.

Тормышыбызга заманча технологияләрнең үтеп керүе тагын да яңарак мөмкинлекләр ачты. Безнең барлык кыска хәбәрләр, шул исәптән Татарстан һәм Россия яңалыклары, реклама-белдерүләр, газетаның 2011 елдан көн саен һәм тәүлек дәвамында эшләүче, татар һәм рус телләрендә алып барылучы kukmor-rt.ru сайтында урын ала. “Көн темасы”, “Соңгы яңалыклар”, “Әйтер сүзем бар”, “ЮХИДИ хәбәр итә”, “Әдәби хәзинә”, “Авыл хуҗалыгы”, “Спорт”, “Сорау-җавап”, “Госалкогольинспекция”, “Актуаль видео”, “Белдерүләр”, “Котлыйбыз”, “Фоторепортаж” һәм башка рубрикалар аша үзеңә кирәкле материалны, мәгълүматны, фотоларны тиз арада эзләп таба аласың. “Кеше һәм аның эше”, “Елларым – минем байлыгым” проектлары астында тырыш хезмәт куючы райондашларыбыз, өлкән яшьтәгеләр турындагы язмалар урнаштырыла. Иң күп укылган хәбәр һәм материаллар автомат рәвештә аерым бер колонкага чыгып бара. Әйтик, 19 декабрьгә беренче урынны “Картаюдан курыксаң, су эч” (680 тапкыр укылган) дигән язма алып тора. Ә менә “Эшкә чакыру. Кукмаралыларга вакансияләр” дигән хәбәр – икенчедә. Аны 621 кеше укыган. Шулай ук теге яисә бу язмага карата үз фикереңне белдерү мөмкинлеге дә бирелә. Алар исә “Соңгы комментарийлар” дигән рубрикада урын ала.

Сайтта басылган хәбәрләрне күбрәк кемнәр укый: ир-егетләрме, әллә гүзәл затлармы? Статистика мәгълүматларына күз салсак, ноябрь аенда сайтны көнгә уртача 4939 кеше кереп караган. Шуларның 300е – 35-44 яшьлек, 296сы – 25-34 яшьлек хатын-кызлар, 280е – 25-34 яшьлек ир-егетләр. Мониторинг нәтиҗәләреннән чыгып, хәбәрләрне укучыларның географиясен дә ачыклый алдык. Беренче урында, әлбәттә, Казан – 2946 укучы, икенчедә – Мәскәү (630 укучы), өченчедә Түбән Новгород (450 укучы). Шулай ук Самара, Ульян каласы, Чиләбе, Уфа, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Киров һәм Пермьдә яшәп, Кукмара яңалыклары белән танышып баручыларга да һәрдаим безнең белән булганнары өчен рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә.

Районыбыз тормышы белән Россиядә яшәүчеләр генә түгел, Казахстан, Белоруссия, Германия, Америка Кушма Штатлары, Украина, Болгария, Норвегия, Төркия, Израиль, Үзбәкстан халкы да кызыксына.

Газета сайтындагы язмаларның һәммәсе социаль челтәрләрдә ачылган “Хезмәт даны” төркеменә дә чыгарылуын әйтеп узыйк. Бүгенге көндә “ВКонтакте”га – 20077, “Инстаграм”га – 15313, “Одноклассники”га – 1136, “Фейсбук”ка – 4998, “Твиттер”га – 63, “Ютуб”ка 59 кеше язылган. Димәк, аларның һәммәсе көн саен дистәгә якын район яңалыгы белән таныша. Әмма шунысын да искәртеп узарга кирәк: сайтта урын алган язмаларның күбесе кыскартып, анонс рәвешендә генә бирелә. Тулысынча уку өчен газетаның үзенә язылу мәслихәт.

Киләсе елга үзенең 90 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк “Хезмәт даны” газетасының үткән гасыр түгеллеген, ә яңа сулыш белән яшәп, заман белән бергә атлавын исбатлый алдык шикелле. Алга таба да бергә булыйк, дуслар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk