Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер сәгатькә биш беркетмә: ЮХИДИ хезмәткәрләре Кукмара тимер юл кичүендә рейд уздырды

Рейд барышында автотранспорт йөртүчеләргә тимер юл аша чыкканда кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге, аларны бозуның нинди аяныч хәлләргә китерүе турында искәртелде.

Тимер юл кичүләрендәге фаҗигаләрне кисәтү максатында, Горький тимер юл җитәкчелеге 11 июньне Халыкара тимер юл кичүләренә игътибарны җәлеп итү көне дип игълан итте. Әлеге чара кысаларында ЮХИДИ инспекторлары, район хакимияте вәкилләре белән берлектә «Хезмәт даны» газетасы журналисты да Кукмара тимер юл кичүенә рейдка чыкты. 

Рейд барышында автотранспорт йөртүчеләргә тимер юл аша чыкканда кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге, аларны бозуның нинди аяныч хәлләргә китерүе турында искәртелде, тиешле таләпләрне үтәмәүчеләр штрафка тартылды.

ЮХИДИ инспекторы Рөстәм Бариевның «очлы» күзеннән кагыйдә бозучы бер генә шофер да читтә калмады. Иминлек каешы куймаган өчен биш кешегә беркетмәләр төзелде. Чит ил автомобилендә хәрәкәт итүче ир-егет саклагыч битлек, перчаткалар да кисә дә, тик менә, никтер, иминлек каешы куюны кирәк дип тапмаган. «Кирәк икәнен беләм инде, әмма бу юлы куярга онытканмын», - дип акланды ул. 
Кагыйдә бозучы гына түгел, тәртипле шоферлар белән дә аралаштык. «Руль артында 20 елдан артык йөрим. Кагыйдәне үтәргә тырышам. Тимер юл кичүе иң куркыныч урын бит ул. Шуның өчен аннан чыкканда аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк», - ди ул. Кәчимирдән Фәнил Гарифуллин да акцияләр оештыруның мөһимлеген әйтте. 

Кукмара тимер юл переездында кизү торучы Юрий Морозов сүзләренә караганда, кагыйдә бозучылар көн дә булмый калмый икән. «Кемдер светофорның кызыл уты сүнгәнче чыгып китә, кемдер тимер юл кичүендә транспорт чарасын уза, шлагбаумга игътибар итми. Кагыйдәләрне үтәмәү бәла-казаларга китерә дә инде», - ди ул. 

Горький инфраструктурасының ПЧ 22 Казан дистанция юлы 12нче линия участогының юл мастеры вазыйфаларын башкаручы Виктор Байметов һәлакәтләрнең иртән һәм кич “бөке”ләр вакытында да теркәлүен билгеләп үтте. «Мин эшләгән дәвердә нәкъ тимер юл рельсларында бер автомобиль сүнеп калды. Бәхеткә каршы, поездлар килә торган вакыт түгел иде. Икенче бер машина белән юлга тарттырып чыгардык. Берсендә йөк автомобиленең кабинасы белән арбасы уртасына шлагбаум төште һәм сынып чыкты. Көч-хәл белән алдык», - ди Виктор Байметов. 

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәммәсе тиешле кагыйдәләрне үтәсен, якыннарын хәсрәт утына салмасын иде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk