Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Белем көнендә Кукмарада балалар бакчасы һәм мастерскойлар ачылды

Тантаналы чараларда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.

Бүген Кукмара районыбызның барлык мәгариф учреждениеләрендә дә Белем бәйрәме гөрләп үтте. Ә Кукмара аграр көллиятендә “Мәгарифне үстерү” Россия программасының “Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, мастерскойлар, Күркәүч авылында мәктәп белән бер түбә астына урнаштырылган балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты.

Тантаналы чараларда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башлыгы Сергей Димитриевлар катнашты. “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика хәйрия акциясе кысаларында Күркәүч мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырдылар, әлеге балалар бакчасы беркайчан буш тормасын дип, матур теләкләрен җиткерделәр.

Кукмара аграр көллияте “Яшь профессионаллар” федераль проекты, “Мәгарифне үстерү” Россия дәүләт программасының “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру кысаларында, һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасын заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында юридик затларга федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча конкурста җиңүче булды. Аның гомуми бәясе 54 609 360 сумны тәшкил итә. Грант кысаларында көллияттә авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, агрономия, сити-фермерлык, сәнәгать бакчачылык компетенцияләре буенча 4 мастерской булдырыла.

Кәркәүч мәктәбе дә кунакларны тантаналы линейкада каршы алды. Быел биредә мәктәпкә беренче сыйныфка сигез бала укырга керәчәк, ә балалар бакчасында 10 сабый тәрбияләнәчәк.

“Элек балалар бакчасы авыл клубында урнашкан иде. Анда шартлар бик начар булды, хәтта кыш көне бүлмәләрдә температура 12-14 градустан югары күтәрелмәде, өстәмә җылытырга туры килә иде. Ә биредә ремонт эшләре февраль аенда башланып китте. Аны “Стройком Плюс” оешмасы башкарды. Төзекләндерү эшләре җиһазлары белән бергә унөч миллион сумнан артыкка төште”, - диде Кәркәүч мәктәбе директоры Раил Гаязов.

Бакчада уйнау, дәресләр алып бару, тиешле белем һәм тәрбия алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

Фото: Ризилә Кобанова/ “Хезмәт даны”, Динара Хабибуллина/ “Кукмор ТВ”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk