Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Байлангардан Рәхимовлар гаиләсе республика лидеры белән очрашты

Бүген республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә тантаналы рәвештә Татарстанның күп балалы үрнәк гаиләләрен кабул итте. Әлеге очрашуга безнең районнан Байлангар авылында яшәүче Рәхимовлар гаиләсе барды. -Алар мондый хөрмәткә лаек, - дип сөйли хезмәт ветераны Рафаэль абый Ярмиев. - Гаилә башлыгы Рафил - күрше Сазтамак авылыннан,...

Бүген республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә тантаналы рәвештә Татарстанның күп балалы үрнәк гаиләләрен кабул итте. Әлеге очрашуга безнең районнан Байлангар авылында яшәүче Рәхимовлар гаиләсе барды.
-Алар мондый хөрмәткә лаек, - дип сөйли хезмәт ветераны Рафаэль абый Ярмиев. - Гаилә башлыгы Рафил - күрше Сазтамак авылыннан, техниканы биш бармагыдай белә торган, һөнәрле, зыялы нәселдән. Хәзер халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшли, ә элгәре колхоз шоферы иде. Алдынгы булганы өчен колхоз аңа биредә йорт салып бирде. Пенәгәр авылы кызы Нурия белән матур, үрнәк тормыш корып, биш бала үстерделәр, аларга яхшы тәрбия биреп, башлы-күзле иттеләр. Нурия турында бер начар сүз дә ишеткәнем юк. Хәлгә керә белә, кешегә җан азыгы бирә торган хатын ул. Эшлекле, кәсепле гаиләдә үскән. Мәктәптә тәрбияче булып эшләде, хәзер, социаль хезмәткәр буларак, Нормабаш авылындагы ялгыз әбиләрне карый. Әбиләр бик канәгать, диләр.
-Ярдәм итешеп, бик тату яшибез, - ди күршеләре Раушания Владимирова, бу гаиләне мактап.
Рәхимовларның олы кызлары Лилия шулай ук социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшли, белгечлеге буенча инглиз һәм гарәп телләре укытучысы, Алсу һәм Зилия исемле кызлары Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр, берсе - балалар бакчасында кече тәрбияче, икенчесе теш поликлиникасында шәфкать туташы хезмәтен башкара. Гөлияләре - Алабуга институты студенты, Алинә Кукмара беренче гимназиясендә белем ала. Дүрт кызларының үз гаиләләре бар, әлегә биш онык үсә. Менә шундый тәртипле, нык нигезле гаиләләр белән көчле безнең җәмгыять.

Нурия Рәхимова быел республикабыз Президенты указы нигезендә "Ана даны" медале белән бүләкләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев