Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Баллы акция белән елны тәмамладык

"Хезмәт даны" газетасына язылучылар арасында елга өч-дүрт тапкыр төрле бүләкләр уйнату күркәм традициягә әверелде. Чираттагы - иганәчеләре умартачылар, бертуган Бариевлар булган "Бал дигән саен баллана" акциясенә дә нокта куелды.

Бу акциябез гади генә булмады. Чөнки бал һәм бал продукциясенең нинди авырулардан дәва булуы турында мәгълүмат биреп барырга тырыштык. Бүләк оту, һичшиксез, күңелле. Ә инде организм, сәламәтлек өчен файдалысы кәефне икеләтә күтәрә. Откан очракта, татлы балны ашадык та оныттык түгел, ә төрле чирләрдән дә дәвасы булсын дип тырышты Таһир абый Бариев.

24 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр булган вакыт аралыгында исемлеккә 306 кеше теркәлде. Бүләкләр җыелмасы өчәү иде, бал сыйларын кунакларга Дамир Бариев тапшырды.

Бу юлы җиңүчеләрне ачыклаганда тамашачы булу өчен теләк белдерүчеләр дә табылды. Кукмарадан Татьяна Гаптелганиева һәм Гөлшат Хаҗиеваларга вакытларын кызганмыйча килгәннәре өчен рәхмәт әйтәбез.

Бүләкнең иң затлысы Наталья Шахмаевага чыкты. Кукмарада 38 ел буе тегүче булып эшләүче Наталья ханым исемлеккә яздырырга килгәч тә: "Инде ничә көн килергә җыенам, менә бүген бернигә карамый, бөтен эшемне ташлап чыгып киттем", - дигән иде. Ә инде бүләкне алырга килгәч: "Балны яратып ашасак та, перга, прополис ише продукцияне бер дә кулланганым булмады. Кайткач, газетаның алдагы саннарын актарып, нинди чирләрдән дәва икәнен кабат укып чыгачакмын, - диде бәхетле җиңүче.

Икенче бүләкнең хуҗасы шәһәребезнең Чернышевский урамында яшәүче Миннәхмәт Шаһабиев булды. 82 яшьлек Миннәхмәт абый үзе килә алмады, авырып киткән. Бу эшне ул улы - 4нче мәктәптә физик тәрбия укытучысы булып эшләүче Айратка тапшырган. "Үземне белгәннән бирле газетага язылып килдек. Әти үзе генә яши, ул татарча газета алдыра, ә без русчасын укыйбыз. Һәр санын көтеп алабыз", - диде.

Өченче бүләк иясе - Байлангардан Азат Гәрәев. Азат абыйның ниндидер сөйкемле сөяге бардыр, мөгаен, бездән икенче тапкыр бүләк алуы инде: моннан ике ел элек тә Кыш бабай күчтәнәче откан иде. Шунысы кызык: ул үзе дә бал кортлары асраган, хәзер дә биш умартабыз бар, ди. Бал балны тарткан булып чыга инде бу очракта.

Бүләкләр хуҗаларын тапты, быелга нокта куйдык. Киләчәктә дә бер-беребездән аерылмасак иде, кадерле газета укучыларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев