Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балаларның хокукларын яклаучылар кукмаралыларның сорауларын тыңлады

Кукмара районында эш визиты белән балаларның хокукларын яклаучылар булып китте.

Кукмарага эш визиты белән Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бүлеге җитәкчесе Эльвира Сафина килде. Алар Манзарас мәктәбендә булдылар, район башлыгы Сергей Димитриев белән очраштылар, район Башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул иттеләр һәм киңәшмәдә катнаштылар.

Бала хокукларын яклаучылар белән очрашуга килгән һәркемнең үз борчуы. 

«Суд карары һәм үзенең теләге буенча олы улыбыз - әтисе белән, ә кечесе минем янда яши. Элеккеге иремнең әнисе баланы миңа каршы тәрбияли. Очрашкан вакытта улым гел карашын читкә төби, юньләп сөйләшми дә диярлек. Бик авыр, үземне кая куярга да белмим», - дип сөйләде яшь кенә бер ханым. 

Олы яшьтәге апа исә оныгының язмышы өчен ачына. «Әти-әнисе аерылыштылар. Бала әтисе белән тора. Аның әнисе дә бар бит. Ул сабый белән аралашсын, баланы тәрбияләүгә үз өлешен кертсен идее», - ди ул. 

Республика вәкилләре, кукмаралыларга үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен биреп, сорауларга тәфсилле язмача җавап җибәреләчәген белдерделәр.

Баласына Манту прививкасы ясатырга теләмәүче әнинең дә соравы игътибар белән тыңланды. Ул сабыен балалар бакчасына кабул итмәүләренә борчылып мөрәҗәгать иткән. «Минем бит балам сәламәт, моны раслаучы белешмәләр дә бар. Ни өчен аны бакчага йөртергә рөхсәт юк икән?» - ди яшь әни.

«Туберкулез таякчыгы йөртүчеләр, әлеге чир белән авыручылар саны илдә елдан-ел арта. Манту прививкасы исә аны ачыкларга, кисәтергә ярдәм итәчәк. Башка балаларны да куркыныч астына куймас өчен балалар бакчасы, мәктәпләргә, чыннан да, аннан башка кабул итмиләр. Манту урынына туберкулезга тикшерүнең башка юлларын да сайлый аласыз», - дип киңәш бирде бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы район Мәдәният йортында узды. Балаларны җинаятьчелек юлына басудан саклау өчен алып барылучы профилактик эшләр, авыр тормышлы, социаль-куркыныч хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итү, аларны контрольгә алу, әти-әни каравыннан мәхрүм булган һәм ятим балаларның хокукларын яклау турында чыгышлар тыңланды, сорауларга җаваплар бирелде, кимчелекләр күрсәтелде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk