Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бал кортының угы да, балы да файдалы

Ай-һай авырттыра шул корт чагулары. Әйтәсе дә юк, колак төбендә безелдәгән тавышы гына да куркыта. Бариевлар гаиләсенең урман аланындагы умартачылыгына барганда да үземне рухи яктан әзерләп барырга тырыштым. Чөнки берничә тапкыр бакча янын чистартканда, күршеләрнең бал кортларыннан куркып, эш коралларымны ташлап йөгергәнем мәңгегә хәтердә уелып калды. Әмма никадәр генә усал...

Ай-һай авырттыра шул корт чагулары. Әйтәсе дә юк, колак төбендә безелдәгән тавышы гына да куркыта. Бариевлар гаиләсенең урман аланындагы умартачылыгына барганда да үземне рухи яктан әзерләп барырга тырыштым. Чөнки берничә тапкыр бакча янын чистартканда, күршеләрнең бал кортларыннан куркып, эш коралларымны ташлап йөгергәнем мәңгегә хәтердә уелып калды. Әмма никадәр генә усал булмасыннар, бал кортларының хезмәте турында уйлап карасаң, аларга хөрмәт катыш соклану хисләре туа.

Чишмәбаш авылында яшәүче Бариевлар гаиләсендә умартачылык белән күптәннән шөгыльләнәләр. Уллары Таһир, Дамир, Илһам, әтиләре Габделхәбир абый да - умартачылар. Ул 1957 елда беренче тапкыр умарталар алып кайта.

Габделхәбир Бариев гомер буе колхозда мал табибы булып эшли. Әле хәзер дә аның халык алдында хөрмәте зур. Тормыш иптәше Сәвия апа белән дә иңгә-иң куеп яшәүләренә 50 ел тула.

-Әни һәрвакыт әтинең төп ярдәмчесе булды. Кортларны да бергә карадылар. Әле хәзер дә алар безгә киңәшләр биреп, ярдәм итеп торалар. Әти умарталыкка да бик теләп килә. Сәламәтлеге генә какшап китте. Шулай да корт караганда төтен җибәреп тору аның өстендә, - ди төпчек уллары Илһам.

Габделхәбир абый белән Сәвия апаның балаларына да тел-теш тидерерлек түгел. Барысы да югары белем алганнар. Бердәм булып, умарталыкта дус-тату эшлиләр. Илһам умарталар янында кайнашса, Таһир абый җиһазлар, умартачылык өчен төрле кирәк-яракларны табу, кайтарту мәсьәләсен хәл итә, ә бертуганнарның уртанчысы Дамир абый исә күбрәк хуҗалыгындагы цехта эшли, корт продуктларын эшкәртү технологиясен өйрәнә. Төрле авылларда гомер итсәләр дә, аларның эшләре уртак.

Бер кашык бал авырулардан саклый

Таһир Бариевны тормыш җилләре Пычак авылына китергән. Элек "Әсәнбаш" хуҗалыгында агроном булып эшләсә, бүгенге көндә районда умартачылык буенча инспектор булып тора.

-Умартачыларны берләштерүче җәмгыять, оешма юк, әмма без тәҗрибә уртаклашу, яңалыкларны бер-беребезгә җиткерү максатыннан ел саен җыелышлар үткәрәбез, яңа җитештерелгән эш коралларын, аларны куллану, гомумән, умартачы хезмәтен җиңеләйтү турында уйланабыз. Умартачылык өчен кирәк-яракларны Башкортостан, Украина якларыннан кайтартабыз. Үземә дә юлда күп йөрергә туры килә, - ди Таһир абый.

Хәзер авылларда үзе өчен генә берничә баш умарта тотучылар күбәеп китте. Бу умартачылык хезмәтен яратуданмы, ә бәлки бал корты продукциясенә бәянең югары булуындамы - белмәссең.

-Балларын урнаштыра алмаучы умартачылар да бар. Аларга да бал сатуның төрле юлларын эзләп карау кирәклеген әйтәбез. Дөрес кулланганда бал бик файдалы үзлекләргә ия. Мәктәпләрдә көн саен балаларга бер генә калак бал бирсәләр дә, районыбыздагы бөтен балны урнаштырып бетереп була. Үткән ел балның 3 литрлы банкасы 1300-1500 сум тирәсе иде. Май балы дигәне кыйммәтрәк йөри. Уңышның ничек булуы табигать шартларына бәйле. Мәсәлән, бал сезоны вакытында һава температурасы 20 градустан ары күтәрелә алмады, ә чәчәкләрдә бал серкәсе температура 23 градустан югары булганда гына ясала, - ди Таһир Бариев.

Балның аллергия чыгаручы продукт булып исәпләнүен дә онытмыйк. Элек кенә ул кечкенә баланың авызына гөмбә чыкса да, салкын тисә дә, ирене ярылса да бал белән дәвалаганнар. Хәзер исә аллергия киң таралган чирләрнең берсенә әверелде, монда экологиянең пычрануымы, әллә башка сәбәпләр бармы - әйтеп булмый. Шуңа күрә умарта тотуга бәйле таләпләр дә катгыйлана. Умарта тотучы хуҗалыклар территорияләрен 2 метрдан да ким булмаган койма белән әйләндереп алырга тиеш. Авыл җирлегендә теркәлеп, аларның паспорты эшләнә. Күпләп умарта тотучылар җәен корт ояларын урманнарга да илтеп куялар. Бу очракта бал уңышы да мул була, күрше-тирәгә зыяны да тими.

Кортлар да яратканны сизәләр

Умарталык урман кырыендагы аланга урнашкан: тирә-якта яшеллек, кошлар сайрый, үләннәрдән хуш ис бөркелә. Бариевлар гаиләсе бирегә көн саен эшкә килә. Әйе, эшкә, чөнки алар җәйгә умарталарын урманга китерәләр, кышлатырга янәдән Чишмәбаш авылына алып кайталар икән.

Умарталарны карау белән Бариевлар гаиләсенең төпчек уллары Илһам шөгыльләнә. Машинада барганда да бал кортлары нәрсә яратмый дип сорагач, яратмаганны, дип җавап бирде ул. Димәк, бал кортлары кешенең халәтен, үзләренә булган мөнәсәбәтен сизәләр. Ә Илһам бу эшне бар күңелен биреп башкара.

Бу арада умарта кортлары аера дигән сүзләрне авылда еш ишетеп торгач, монда да ниндидер ыгы-зыгы булыр дип уйлаган идем. Юк икән. Кортлар үзләрен бик тыныч тоттылар. Шулай да, саклану максатыннан, умартачылыкка махсус киемнәрсез керергә батырчылык итмәдем. Кайбер кешеләрнең чакмый торган бал кортлары асравын белә идем, шуңа күрә бу турыда да кызыксындым.

-Бездә кортларның "средний русский" дигән төре асрала. Бу - безнең һава шартларына яраклашкан умарта кортлары. Кайбер хуҗалыклар чакмый торган кортларны җылы яклардан алып кайталар. Әмма алар иртә уяналар, кышкы азык запаслары җитмичә ачтан үләргә мөмкиннәр, - ди әңгәмәдәшем.

Умарта карау бик зур игътибар һәм вакыт таләп итә. Яз җиткәч, кышлату урыннарыннан чыгарырга, ояларын карап, чистартып торырга кирәк. Әле бит кортлар да чирләмичә тормый, анысына да вакытында чарасын күрәсе.

Кечкенәдән әтисе тирәсендә чуалып үскән Илһамның бүген үз балалары төтен җибәргечне (дымар) "пыш-пыш" итүдән кызык табалар, умарталардан курыкмыйлар. Тормыш иптәше Рәмзия дә кортлар янына чыгудан тартынып тормый, кирәк чакта иренә ярдәм итә. Ә инде бал суырткан вакытта өч бертуган гаиләләре белән умарталыкта өмә ясый икән. Берничә көнгә сузылырдай эш тә бер көндә бетә, бергә-бергә күңелле дә.

Армый-талмый бер яктан бер якка очучы умарталарга карап сокланмый мөмкин түгел. Никадәр зур эш башкаралар бит алар. Бер-бер артлы тезелеп киткән ямь-яшел корт ояларының һәрберсе аерым дөнья кебек. Ничек адашмый ояларына кайталар диген! Әгәр корт чыгып киткәч, ояның урынын күчерсәң яки юлларына нинди дә булса каршылык куйсаң, умарталар юлларын югалталар, ди. Ничәмә чакрымнар үтүче бу бөҗәкләрнең хәтер системасына шаккатарлык. Бариевларның кайсысыннан гына умарталар турында сорасаң да, тулы һәм кызыклы мәгълүмат бирә.

Умарта тоту кемгәдер мавыктыргыч шөгыль булса да, аны аңламаучылар да бар: бакчага чыга алмыйбыз, урамда да йөрер хәл юк, дип зарлана кайбер умартачыларның күршеләре.

-Бариевларның умарта тотулары безгә бер дә зыян китерми. Әллә нигә бер корт чакканнан берни дә булмый, файдалы гына бит ул. Әлбәттә, аллергиясе булган кешеләр өчен җавап биреп булмый, - диде Чишмәбаш авылыннан Сәлимҗан Мозафаров.

Күршеләр әйбәт безнең, дигән иде Илһам да аралашканда.

Кәрәзне дә үзләре ясый

Дамир абый исә Өлге авылына төпләнгән. Бирегә ул югары белем алганнан соң "Правда" хуҗалыгына агроном итеп җибәрелә. Әмма умартачылык хезмәте бар вакытын алгач, башка туганнары кебек ул да үзен күңеле тарткан эшкә багышлый. Йорт яны цехында балавыздан ясалма кәрәз эшләүне җайга салганнар. Балавызны 140 градуста кайнатып, 20 сәгать суыткач, махсус техника ярдәмендә ясалма кәрәз эшләү технологиясе турында да таныштырып китте ул.

-Бал сатып кына баеп булмый, ул өстәмә табыш кына. Бу турыда башка умартачыларга да гел әйтәм. Бер урында тукталмыйча, әлеге хезмәтне үстерергә кирәк, - ди Дамир абый.

Туган белән туган, күрше белән күрше тыныша алмаган заманда бу гаиләнең бер-берсенә булган мөгамәләсенә күз тимәсен. Зур хезмәт таләп итә торган йөкне бердәм булып тарталар.

Дамир Бариевтан файдалы киңәш:

-Халык телендә корт ипие дип йөртелүче перга - бик файдалы умарта продукты. Көн саен ашарга 30 минут кала 1 чәй калагы (5 грамм) куллансаң, иммунитетны ныгыта, аллергия дә бирми.

Бу кызык

Яз көне бер ояда якынча 20 мең (1 килограмм) тирәсе умарта була, ә җәйге чорда ояда кортларның саны 80 меңгә кадәр арта. 50 меңнән арткач, кортлар аерыла башлыйлар. Умартачылар, аларны читкә җибәрмичә, икенче ояга күчерәләр. Оядан чыгып киткән умарта күчләре, яңа урын эзләп, берәр атна йөрергә мөмкин, диләр. Күп эшләгән бал кортлары 30-35 көн яши, ә ял иткәндә кышны да исән-сау чыгалар. Һәр оя якынча 20-30 килограмм бал бирә. Бер ана корт көнгә 2 мең тирәсе йомырка сала. Ана кортны ике елдан алыштырырга киңәш итәләр. Ә бал сезоны беткәч, эшче кортлар ата кортны оядан куып чыгаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk